+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 июнь 2016, 02:00

Айвар Гафуров – Русия чемпионы!

Күптән түгел Екатеринбургта кикбоксинг буенча Русия чемпионаты үтте. Бәйгедә ил төбәкләреннән 800дән артык спортчы катнашты. Ярышта Башкортстан данын Айвар Гафуров та яклады һәм җиңүгә иреште. Ул, гадәттәгечә, шатлыклы яңалыгын иң беренче булып “Кызыл таң”га җиткерде.

– Җиңүгә озак еллар, катлаулы сынаулар үтеп килдем, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты спортчы. – Моңа кадәр Европа чемпионатында, дөнья кубогында җиңгәнем булды. Шул ук вакытта, Русия чемпионатында призлы урын яулаудан ары китә алмадым. Ниһаять, хыялым чынга ашты: мин – Ру­сия чемпионы! Ульяновск, Чиләбе, Нижневартовск вәкил­ләрен зур өстенлек белән җиңдем. Тренерым Геннадий Максимовка, әти-әние­мә, туганнарыма, якыннарыма ярдәм­нәре өчен рәхмәтлемен.

Ямьле җәй килсә дә, Ай­вар­ның ял итәргә вакыты юк. Аны алда яңа бәйгеләр көтә. Русия җыелма командасы составында җыеннарга йөриячәк. Ноябрьдә Грециянең Афина шәһәрендә үтәчәк Европа чемпионатында көчен сынаячак. Якташыбызга яңадан-яңа җиңүләр юлдаш булсын.
Читайте нас: