– Фестиваль быел беренче тапкыр оештырылды, – диде Уфа сәүдә-икътисад колледжы директоры Рәфыйк Мусин. – “Уфа сәүдә-икътисад колледжы. Сәламәт яшәү рәвеше. Җәй-2016” спорт бәйрәме күркәм традициягә әверелсен өчен көч салачакбыз. Колледжда белем алучы 1100 студентның 800е җәлеп ителде. Калганнар диплом якларга әзерләнгәнлектән килә алмады. Шушындый ук ярышлар көзен, кышын, язын да оештырылачак. Нәтиҗәдә, студентларыбыз ел дәвамында спорт белән шөгыльләнәчәк, савыгачак. Сәламәт яшьләр укуда да сынатмый, яман гадәтләр колына да әверелми. Бәйгедә җиңүчеләр ачыкланса да, зур спорт күрсәткечләре төп максат түгел. Яшьләр шушындый чараларда дәртләнеп, спорт белән үзләре өчен шөгыльләнә башласа да, чиксез шат булачакбыз. Спорт белән кызыксынучылар санын арттыру да зур казаныш.
Икенче курс студенты Тимур Саттаровка йөз метрга йөгерүдә тиңнәр булмады. Ул егерме көндәшеннән югарырак нәтиҗә күрсәтте.
– Спорт – яшәү рәвешем, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты егет. – Тай боксы белән шөгыльләндем. Тренажер залына йөрим. Колледжда мондый чара үтәчәген белгәч тә, җитди әзерләнә башладым. Шул ук вакытта, укуга да, ял итәргә дә вакытым калды. Бүген җиңүемә шатмын. Шулай да, бәйгенең төп максаты призлы урыннар яулаучыларны ачыклауга гына кайтып калмыйдыр. Мондый ярышлар колледж студентларын дуслаштыра, бердәм булырга, авыр чакта ярдәмгә килергә дә өйрәтә.
Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм спонсорларның бүләкләренә лаек булды.
Яшьләрне спортка күпләп җәлеп итүнең Советлар Союзындагыча иң гади һәм нәтиҗәле юлы әле һаман да эзләп табылмаган. Уйлап карасаң, уңай тәҗрибә артыннан чит илләр гизәсе юк. Чак кына игътибарлы булсаң, безнең җирдә шытым биргәннәре дә күз алдында.