+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 июль 2016, 02:00

Әкият батыры кебек!

Менә кем янында хатын-кыз үзен ышанычлы тоядыр... Стәрлебаш егете Гаяз Сәйфетдинов әкияттән аждаһаны бер кул селтәве белән җиңгән батыр кебек. Көчле ул! Район сабантуенда 16 килограммлы ике герне уйнап кына 111 тапкыр күтәрде дә, абсолют җиңүче булды. Баксаң, егет армиягә кадәр гер күтәрү белән шөгыльләнгән булган икән.

— Ул минем зур терәгем, ышанычым, — ди аның турында әнисе Раушания ханым. — Дүрт балам бар, алар һәрчак эштә. Гаяз да эшләп үскәнгә көчле, күрәсең.

Гаяз тракторчы-механик белгечлеге буенча укып чыккан, хәзер төзелештә хезмәт сала. Монда инде герләр түгел, авыр төзелеш материаллары аның көчле кулларында җиңел тоела.
Читайте нас: