+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 июль 2016, 02:00

Яшь гимнастлар көч сынашты

Уфа районының Шамонино авылында спорт гимнастикасы түгәрәге менә инде өченче ел эшләп килә. Уфаның 16нчы олимпия резервындагы спорт мәктәбе тренеры Ксения Филиппова балалар белән уртак тел тапты. Күнекмәләр атнага өчәр тапкыр үтте, 4-7 яшьлек нәниләр спорт серләренә төшенде. Күптән түгел алар “имтихан” тапшырды. Күнегүләрне иң яхшы башкаручылар призлы урыннарга лаек булды.

– Балалар шук, шаян булса да, күнегүләрне тиз үзләштерә, – ди Ксения Филиппова. – Ел башында кыю адымнар белән йөри алмаган балалар килә. Ел ахырына инде алар шпагатка утырырга, бер аягында бүрәнәдә басып торырга, җитез йөгерергә өйрәнә. Килешәм, спорт гимнастикасы ул уен түгел. Шуңа күрә балаларны кызыксындыру юлларын эзлим. Дәресләрдә катлаулы күнегүләр өйрәнү белән чикләнмим. Уеннарны, эстафеталарны һәркем үз итә. Беренче нәтиҗәләрдән соң балаларның күңелләре үсә. Бүгенге чара да яшь спортчыларны дәртләндерү, үз көчләренә ышанычын арттыру максаты белән оештырылды.

Балалар катлаулы күнегүләр ясады. Аларның һәр адымы бәһаләнде. Ахырда җиңүчеләр ачыкланды. Призлы урыннарны Виолетта Дигитаева, Регина Зәкиева һәм Азалия Гайнанова яуладылар. Дүрт катнашучы истәлекле бүләкләргә лаек булды, һәркемгә тәмле бүләк өләшенде.
Читайте нас: