+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 июль 2016, 02:00

Җәйге халыкара уеннар Уфада үтәчәк

Уфа 2019 елда Җәйге халыкара балалар уеннарын кабул итү хокукына ия булды. Бу карар Нью-Тайбэй шәһәрендә (Тайвань) үткән җәйге уеннарның 50 еллыгына багышланган Халыкара балалар уеннары комитеты утырышында кабул ителде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Комитет әгъзаларына видеомөрәҗәгать җибәрде.

— Башкортстан — Русиянең әйдәүче икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Без дуслык һәм хезмәттәшлек өчен ачык. Бизнес һәм сәүдә буенча партнер илләр саны йөздән артык. Балалар һәм яшьләр саны буенча безнең төбәк илдә “иң яшьләре” арасында. Без спортны яратабыз, бездә халыкара ярышлар еш үткәрелә. Төбәктә балалар һәм үсмерләр спорты үсеше өчен уңай шартлар тудырылган, — диде республика җитәкчесе. — 2019 елда үтәчәк Җәйге халыкара балалар уеннары чагу спорт бәйрәменә әверелсен өчен барысын да эшләячәкбез. Сезгә Уфа, аның кунакчыл халкы ошар, дип ышанам.

2013 елда Башкортстан башкаласы VI Кышкы халыкара балалар уеннарын кабул иткән иде. Ярышларда дөньяның 20 иленең 60 шәһәреннән җыелма командалар катнашты. Анда спортчылар спортның җиде төре буенча 170кә якын медаль өчен ярышты. Нәтиҗәдә, Уфа командасы, 16 медаль яулап, медальләр саны буенча беренче урынга чыкты.

Җәйге уеннар Башкортстан башкаласының спорт объектларында үтәчәк. Уфа Уеннар тарихында кышкы һәм җәйге ярышларны кабул иткән бердәнбер шәһәр булачак.
Читайте нас: