+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2016, 02:00

Владислав Третьяк — безнең “юлаевчы”!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Русиянең Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк белән очрашты. Алар төбәктә хоккей спортын үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

— Билгеле булуынча, безнең республика — хоккей территориясе. Башкортстанда 20 меңгә якын кеше спортның бу төре белән шөгыльләнә. Бездә 400гә якын — ачык, ясалма боздан эшләнгән 14 ябык хоккей мәйданчыгы бар. Әмма без моның белән генә чикләнмибез һәм арытаба матди нигезне үстерү буенча эш алып барачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Гадиләштерелгән, арзан мәйданчыклар төзү буенча план бар. Алар ачык һавада, әмма кар һәм яңгырдан сакланган булачак. Тиздән мондый төрдәге корылмалар төзи башлаячакбыз.

Республика Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстанда профессиональ һәм балалар-үсмерләр спорты актив үсештә. Узган сезонда Русия чемпионатының бронза медаленә лаек булган “Салават Юлаев” хоккей клубы, Хатын-кызлар хоккей лигасының көмеш призеры бул­ган “Агыйдел” һәм Яшьләр хоккей лигасы беренчелеген яулаган “Горняк” командаларының уңышлары яшь спортчылар өчен яхшы үрнәк булып тора.

— Шайбалы хоккей — республика өчен спортның мөһим төре, —дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Гыйнварда Уфада Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы үтәчәк. Владислав Александрович, безгә Хоккей атнасын үткәрү мәсьәләсендә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Беренче чиратта, балалар, үсмерләр, ветераннар ярышларын оештыруда. Шулай ук, бу ярышларда җиңгән балаларны Йолдызлар матчына чакырырга, алар өчен осталык дәресләре үткәрергә телибез.

Владислав Третьяк бу идеяне хуплады һәм тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

— Сез планлаштырган Хоккей атнасы — бик яхшы идея. Бәлки, арытаба башка республика, өлкәләрдә шундый ук атналар үткәрү өчен аны сынау варианты буларак файдаланырбыз. Чөнки ул, чынлап та, балаларны, үсмерләрне, үз һөнәр осталарын, ветераннарны берләштерә. Бу хоккейны популярлаштыру өчен бик мөһим, — диде Хоккей федерациясе президенты. — Барлык чараларны да югары дәрәҗәдә үткәрәчәгегезгә шигем юк. Өстәвенә, әлеге вакытта Русия Президенты Владимир Путин хоккейны арытаба үстерү, яңа стадионнар һәм мәйданчыклар төзү бурычы куйды.

Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Уфада Балалар-үсмерләр хоккей академиясен булдыру кирәклеген билгеләде.
— Академиясез безгә алга бару авыр булачак, чөнки анда уенчыларны гына түгел, тренерларны да тәрбияләячәкбез. Заман белән бергә атларга кирәк, — диде Владислав Третьяк. — Без бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер.

***

Арытаба алар “Уфа-Арена” спорт сараенда үтүче “Көярмән көне” бәйрәмендә булды.
— Башкортстан өчен хоккей — мөһим спорт төре. Бездә яхшы командалар бар һәм алар уңышка ирешә. Республикада хоккейның киләчәге бар, чөнки махсус мәктәпләр, балалар коллективлары эшли. Аларның нәтиҗәләре зур булыр, дип ышанам, — диде төбәк җитәкчесе.

Чара барышында Рөстәм Хәмитов һәм Владислав Третьяк “Агыйдел” хоккей клубы спортчыларына — хатын-кызлар командалары арасында Русия чемпионатының көмеш, “Салават Юлаев” хоккейчыларына Контитенталь хоккей лигасы чемпионатының 2015-16 елгы сезонының бронза медальләрен тапшырдылар.

— Мин бүген монда булуыма шат, чөнки бу — тарихи вакыйга. Илнең хоккей тарихында беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларына Русия чемпионаты медальләрен берьюлы тапшырабыз. Бу — республика җитәкчелеге, командалар һәм көярмәннәр тырышлыгы белән ирешелгән искиткеч уңыш, — диде Владислав Третьяк. — “Салават Юлаев” командасына рәхмәт белдерәм. Алар, уен сезоны авыр булуга карамастан, җиңүгә иреште. Һәм, һичшиксез, бүген без хатын-кызлар командасын тәбриклибез. Биш ел элек мин Рөстәм Зәки улына хатын-кызлар хоккей командасын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән идем. Ул бу мәсьәләне тиз арада хәл итте һәм бүген без аларга көмеш медальләр тапшырабыз.

Очрашу ахырында республика җитәкчесе Владислав Третьякка физик культура һәм спорт өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте, шулай ук, Башкортстанда шайбалы хоккей үсешенә зур өлеш керткәне өчен Салават Юлаев ордены тапшырды.

— Владислав Александрович безгә һәрчак ярдәм итә, Уфаны ярата. Безнең дуслык дәвам итәр, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов. — Хәзер ул — Салават Юлаев ордены кавалеры һәм безнең “юлаевчы”.
Читайте нас: