+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2016, 02:00

Афәрин, Тимур!

Рио-де-Жанейро шәһәрендә 31нче җәйге Олимпия уеннары бара. Анда 206 ил катнаша, 306 комплект медаль уйнала.

Планетаның төп спорт форумы медальләре өчен Русиянең 200дән артык спортчысы көрәшә. Җыелма команда составында Башкортстанның дүрт вәкиле дә бар.

Якшәмбе көнне Тимур Сафин белән Артур Әхмәткуҗин — фехтованиедә (рапира), ә Илья Первухин байдаркаларда һәм каноэда ишкәк ишүдә көч сынаштылар. Илья Первухин 2012 елда Лондонда үткән Олимпиадада бронза медаль яулаган иде инде. Артур Әхмәткуҗин да тәүге сынауны шул уеннарда үтте.

Бразилиядәге уеннар Тимур Сафинның спорт карьерасында тәүге җитди адым булды. Һәм уңышлы адым, дияргә кирәк. 7 августта якташыбыз, Бөекбритания фехтовальщигы Ричард Крузны 15:13 исәбе белән җиңеп, өченче урынны яулады. Русия җыелма командасы өчен 24 яшьлек Тимурның бронза медале бишенче награда булды, ә ике тапкыр Европа чемпионы һәм дөнья чемпионатының бронза призерының үзенең — Олимпия уеннарында алган беренче бүләге.

Олимпиадада Башкортстанның тагын бер вәкиле – “Урал” волейбол клубы уенчысы Александр Волков катнаша. Русия җыелма волейбол командасы Олимпия уеннарында уңышлы старт ясады: Куба командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Бүген волейболчылар Аргентина командасы белән очрашырга тиеш.
Читайте нас: