+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 август 2016, 02:00

Башкортстан сезнең белән горурлана

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов телефон аша рапирачылар Тимур Сафин белән Артур Әхмәтхуҗинны, аларның тренерлары Лира Грушина, Руслан Насыйбуллин һәм Рамил Әюповны Олимпия уеннарында команда ярышларында алтын медаль яулаулары белән котлады.

Республика җитәкчесе спортчыларга уңышлы чыгыш ясаган өчен рәхмәт белдерде, аларга һәм тренерларга арытаба да яхшы нәтиҗәләргә ирешүне теләде.

— Башкортстан өчен бу — зур җиңү, — диде ул.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин һәм аларның тренерлары исеменә котлау телеграммалары да җибәрде. Аларда болай диелә:

“Хөрмәтле Тимур Марсель улы һәм Артур Камил улы!

Бразилиядә үтүче ХХХI җәйге Олимпия уеннарында алтын медальгә лаек булуыгыз белән котлыйм! Җитди көндәшләр белән ярышта сез һәм илебез командасы, югары осталык, рух ныклыгы күрсәтеп, соңгы 20 елда команда ярышында Русия өчен беренче Олимпия “алтын”ын алуга ирештегез. Республика халкы сезнең өчен чын күңелдән куана. Бу — Башкортстан өчен зур уңыш. Безнең рапирачыларның нәтиҗәле чыгышы илнең җыелма командасы әгъзаларын яңа казанышларга рухландырсын.

Сезгә сәламәтлек, иминлек, спортта яңа үрләр яулавыгызны телим!”
“Хөрмәтле Лира Рим кызы һәм Руслан Рәфыйк улы!

Сезне тәрбияләнүчегез Тимур Сафинның ХХХI җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйм!
Көчле ярышчылар белән авыр һәм мавыктыргыч бәйгедә Русиянең рапирачылар командасы уңышына бөтен республика шатлана. Көчле һәм талантлы спортчыны тәрбияләүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм.
Арытаба да яңа чемпионнар тәрбияләвегезне, сәламәтлек, иминлек, илебез спорты данын күтәрүдә уңышлар телим”.

“Хөрмәтле Рамил Исмәгыйль улы!

Сезне тәрбияләнүчегез Артур Әхмәтхуҗинның ХХХI җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйм!
Сез Артурның сәләтен күрә белеп, аңардан Олимпия чемпионы тәрбия­ләгәнсез. Башкортстанда югары казанышлар спорты үсешенә керткән өле­шегез, тоташ бер буын чагу рапира­чылар әзерләвегез хөрмәткә лаек. Алга таба да Сез тәрбияләгән спортчылар яңа уңышлары белән сөендерсен.
Сезгә сәламәтлек, иминлек телим”.


Белешмә
12 августта ХХХI җәйге Олимпия уеннарында фехтование буенча Русия җыелма командасы составында уфалылар Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Мәскәүдән Алексей Черемисинов команда турнирында Франция җыелма командасын 45:41 исәбе белән җиңде.

Соңгы тапкыр Русия җыелма командасы фехтование буенча команда ярышларында алтын медальгә 1996 елда Атлантада үткән XXVI җәйге Олимпия уеннарында лаек булган иде. Башкортстанлылар өчен бу — икенче алтын медаль. Аның беренчесен 1988 елда Сеулда үткән XXVI Олимпия уеннарында уфалы Әнвәр Ибраһимов яулады.
Читайте нас: