+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 август 2016, 02:00

Чемпионнар Уфага кайтты

Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында Уфа рапирачылары Артур Әхмәтхуҗин һәм Тимур Сафин зур җиңү яулады.Билгеле булуынча, алар Мәскәүдән Алексей Черемисинов белән команда турнирында Франция җыелма командасын 45:41 исәбенә җиңде. Моннан тыш, Тимур Сафин шәхси ярышларда бронза медальгә лаек булды. Җиңүче егетләребез республикабызга әйләнеп кайтты. “Уфа” халыкара аэропортында аларны тренерлары, әти-әниләре һәм туганнары, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының ведомство башлыгы Андрей Иванюта җи­тәкчелегендәге делегациясе, Уфа шәһәренең Спорт коми­теты вәкилләре, шулай ук, дуслары һәм яшь спортчылар каршы алды. Чемпионнар алар өчен җан атучыларга рәхмәт белдерде. — Бу искиткеч хис! Мин әле моңа ышанып бетә алмыйм. Бу җиңүемне әниемә багышлыйм, — дип шатлыгы белән уртаклашты Тимур Сафин.

Бөтен ил белән телевизор экраннарына текәлеп, Рио-де-Жанейродагы спорт ярышларын күзәтәбез. Фехтование буенча безнең спортчылар илгә чираттагы алтынны китерде. Русия җыелма командасы әгъза­ларының берсе — Артур Әхмәтхуҗин Краснокама районы Яңа Актанышбаш авылында туган. Ул кечкенә чагында әти-әниләре Уфага күченгән, егет шунда үскән. Туган авылларында кардәшләре, якыннары бик күп, өйләре дә төзек килеш тора. Гаилә әле дә бик еш авылга кайтып йөри.

Артурның Краснокама районында яшәүче туганнарыннан без чемпион турында түбәндәгеләрне белдек.

— Бу Олимпиада безнең өчен аеруча истәлекле. Бала-чагадан алып әби-бабайларга кадәр бөтен авыл белән барыбыз да күзне дә йоммыйча, телевизордан Артурны күзәттек. Авылда бөтен әби инде фехтованиене аңлый башлады. Күпме догалар кылдык икән аның өчен! Шәхсән мин аның призлы урын алырына ышана идем, Лондонда да көмеш медаль яулады бит! Артур бәләкәй чакта ук максатчан малай булды. Тырышып укыды. Кулыннан килмәгән эш юк аның! Мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлады, университетта да белем алды. Туганыбыз шулай ук фортепианода да уйный, бик сәләтле кеше, без аның белән горурланабыз. Русия командасы җиңгәч, бөтен район шаулады, Артурның исеме һәр тарафта гөрләп торды, — ди спортчының туганы Ләйсән Гыйззәтуллина.
Лира апа һәм Камил абый Әхмәтхуҗиннар Уфада өч малай тәрбияләп үстергән.

— Өлкән улыбыз Вадим — аш-су остасы. Уртанчысы — Артур. Кечесе Зөфәр дә абыйсына карап һөнәри спорт белән мавыкты. Ул — хоккейчы. Учалы шәһәренең “Горняк” клубында уйный.

Артур үҗәт, максатчан булды. Уфада хореография училищесындагы бию түгәрәгенә йөрде. Очраклы гына тренер Рамил Әюпов күреп алды да, фехтованиегә бирегез, зур спортчы булырга бөтен мөмкинлекләре бар, дип киңәш бирде. Без әллә ни игътибар да итмәдек, йөрисе килсә, йөрсен, дидек. Рамилнең сүзләре хак булды, улыбыз чыннан да югары уңышларга иреште, — ди аның әтисе Камил абый.

Артур күптән түгел генә өйләнгән, ә бер ай элек уллары Даут туган. Тормыш иптәше Юлия Рәшидова шулай ук спортчы,
— Даутны Артур әле берничә тапкыр гына күрде, шулай булуга карамастан, ул әлеге җиңүен аңа багышлады! — ди Юлия.

Франция командасын җиңеп, алтын медальләр яулаган рапирачылар арасында тагын бер татар егете бар, ул — Тимур Сафин. Милләттәшләребез белән без чын күңелдән горурланабыз! Уңышлар сезгә, егетләр!
Читайте нас: