+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2016, 02:00

Сез — горурлыгыбыз!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннары чемпионнары, рапирачылар Артур Әхмәтхуҗин һәм Тимур Сафин, шулай ук, аларның тренерлары Рамил Әюпов, Лира Грушина һәм Руслан Насыйбуллин белән очрашты. Анда республикада спортның фехтование төрен үстерү перспективалары һәм матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

— Мин бүгенге очрашуны көттем. Республика халкы исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм, — диде Рөстәм Хәмитов. — Һичшиксез, сез Башкортстан тарихының яңа сәхифәсен ачтыгыз, безнең өчен бу мөһим. Без сезнең белән горурланабыз.

Республикада фехтованиене үстерү турында сөйләгәндә, Лира Грушина Уфада яңа үзәк булдыру кирәклеген белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русиянең Фехтование федерациясе бу идеяне хуплый. Бу гамәлдәге мәктәпләрнең әхлакый яктан искерүенә һәм спортның әлеге төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артуга бәйле. Әлеге вакытта бу мәктәпкә 900гә якын бала йөри.

— Без бу мәсьәләне хәл итүдә катнашырга әзер, — диде Рөстәм Хәмитов. — Югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен заманча үзәк төзергә кирәк. Берничә ел эчендә аны бергәләп булдырачакбыз, дип уйлыйм.
Республика Башлыгы Олимпия чемпионнарына 2019 елда Уфада үтәчәк җәйге Халыкара балалар уеннарын ачу тантанасында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Читайте нас: