+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 август 2016, 02:00

“Алар өчен спорт — язмышны җиңү”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Халыкара паралимпия комитетының Русия җыелма командасын Рио-де-Жанейродагы Паралимпия уеннарында катнаштырмау турындагы карарын кешелексезлек дип атады.

— Халыкара паралимпия комитетының бернинди дәлилсез Русия җыелма командасын уеннарда катнаштырмау турындагы карары — кешелексезлек. Ул юридик принципларга, гомумкешелек әхлагына җавап бирми. Югары казанышлы спорт инвалидлар өчен гади ярыш кына түгел. Спортта җиңү яулап, паралимпиячеләр язмыш сынаулары алдында баш имәүләрен күрсәтә. Без бу хәлне җентекле тикшерергә тиеш. “Чиста” спортчыларны халыкара дәрәҗәдә яклау механизмын булдыру зарур, — диде республика җитәкчесе. — Башкортстанда Паралимпия хәрәкәтенең данлы традицияләре бар. Иртәме-соңмы, гаделлекнең өскә чыгачагына бернинди дә шик юк. Спортчылар һәм тренерлар үзләренең казанышларын шик астына куярга маташучыларга җиңү белән җавап бирәчәк. Җәмгыять һәм властьның бурычы — аларга шушы юнәлештә бар яклап та ярдәм итү.

Белешмә
7 августта Халыкара паралимпия комитеты, Бөтендөнья допингка каршы агентлык комиссиясенең док­ладын тикшергәннән соң, Русия җыелма командасын Рио-де-Жанейродагы Паралимпия уеннарында катнаштырмау турында карар кабул итте.

22 августта Спорт арбитраж суды Русия Паралимпия комитеты дәгъвасын кире какты һәм Халыкара паралимпия комитеты карарын көчендә калдырды.

Русиянең җыелма командасы сос­тавында Башкортстаннан 13 спортчы катнашырга тиеш иде.
Читайте нас: