Ярышлар спортның 23 төре буенча оештырыла. Республикадан 30 спортчы аларның җиде төрендә, шулай ук, “Любизар” 1нче Башкорт атлы полкы” хәрби-тарихи клубыннан өч вәкил җәядән ату ярышында катнаша.
Бу уеннар беренче тапкыр 2014 елда үткәрелде. Анда спортның тугыз төре буенча ярышлар үтте. Башкортстан җыелма командасы составындагы җиде спортчы көрәш ярышларында катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Илфак Ибәтуллин — көмеш, Фәрит Морсалов бронза медальләргә лаек булды.