Шушы уңайдан башкалабызга дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән, грек-рим көрәше буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Карелин, килде. Спорт легендасы, башка чараларда да актив катнашудан тыш, “Спорт көрәшен – мәктәпләргә” программасы гамәлгә ашырылучы Уфаның 127нче мәктәбе укучылары белән очрашты.
– Башкортстан көрәшнең барлык төрләре дә югары дәрәҗәдә үсеш алган ил төбәкләренең берсе санала, – диде ул очрашу вакытында. – Уфага Советлар Союзы чорында да ярышларга килгәнем булды. Биредә бүген дә илкүләм бәйгеләрнең югары дәрәҗәдә үтүе күп нәрсә турында сөйли. Русиянең 19 төбәгендә, шул исәптән Башкорстанда, “Спорт көрәшен – мәктәпләргә” программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысасында Уфаның 127нче мәктәбендә физкультура дәресендә балалар спорт көрәше белән шөгыльләнә. Тренер – Русиянең спорт мастеры Артур Рәхмәтуллин. Гомумән, күргәннәрдән канәгатьмен. Башкортстан – көрәшчеләр төбәге. Биредә киләчәктә дә чемпионнар тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Александр Карелин грек-рим, ирекле һәм милли көрәш белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карады. Арытаба оештырылган очрашуда мәктәпнең актлар залында тормышы турында, спортка килү тарихын сөйләде һәм балаларның сорауларына җавап бирде. Очрашудан соң абруйлы кунак, һәр сыйныф белән фотога төшеп, автографлар өләште.
“Спорт көрәшен – мәктәпләргә” программасын киләчәктә Башкортстанның тагын берничә мәктәбендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Спорт түгәрәкләренә йөрүче балалар, гадәттә, укуда да сынатмый. Өстәвенә, танылган спортчылар белән очрашу мөмкинлеге дә арта. Шуңа күрә мондый мөмкинлеккә ия булырга омтылучы “белем учаклары” арасында көндәшлек зур булыр дип көтелә.