Миякә районының җыелма командасы да, нигездә, Качаган боз осталарыннан тора. Качаганлыларга хәтта берничә тапкыр республика чемпионы булган данлыклы Раевка хоккейчыларының да күптән ихтирам белән каравын, Әлшәйдә бертуган Артур, Айнур, Айдар һәм Айрат Хәсәновларның үз көяр-мәннәре булуын яхшы беләм.
Гомумән, былтыргы сезондагы икеләтә җиңүдән соң республикада олы ихтирам белән телгә алынучы Миякә хоккееның туган урыны Качаган авылы булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Мондагы хоккей командасын моннан төгәл өч дистә ел элек бар булмышы белән спортчы Зөфәр Хәсәнов оештыра. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры вазыйфасында бик тыйнак хезмәт хакы алучы Зөфәр Миңнеяр улы, үз гаиләсендә дүрт шәп хоккейчы тәрбияләве өстенә, район хоккеен үстерүгә дә күп көч сала.
Моннан тыш, Качаганда шайбалы хоккей белән янәшә туплы хоккей, шор-трек, волейбол, футбол, гер спорты яхшы үсеш ала. Качаганлылар — шор-трек буенча 14 тапкыр республика чемпионы. Шәхси беренчелектә Качаганнан Флүрә Сәйранова, Гүзәл Аккулова берничә тапкыр республика чемпионы исемен яуладылар. Гер күтәрүдә Качаган үсмере Ранис Сөләйманов 2012 елда мәктәп укучылары арасында республика чемпионы булды. Гомумән, “Яшьлек” спорт клубы узган 30 ел эчендә 300дән артык баланы спортка җәлеп итте, күпләре спортчы буларак киң танылу алды. Әйтик, Артур Хәсәнов “Салават Юлаев” хоккей командасының яшүсмерләр командасында, Әлмәт шәһәренең “Нефтяник”, Салават шәһәренең “Юрматы” командаларында уңышлы чыгыш ясый.
Моннан 31 ел элек Күмертау физик культура техникумын бергәләп тәмамлаган Римма һәм Зөфәр Хәсәновлар күптән инде спорт гаиләсе булып танылган. 2002 елда Хәсәновлар “Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” республика бәйгесендә җиңү яулый. Хәсәновларның башлангычларын хуплап, тырышлыгын күреп, районда хоккейны үстерүгә ярдәм итүчеләр дә табылып тора. Хәсәновчылар бу җәһәттән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапованы, күренекле авылдашлары, “Загот-Сервис” җәмгыяте җитәкчеләре Вилсур Нәфыйков һәм Газинур Сәйрановны, “Океан” сәүдә комплексы директоры Фазылҗан Хафизовны һәм Миякәнең башка малтабарларын зур рәхмәт белән телгә ала.