+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 ноябрь 2016, 02:00

“Өмет җилкәннәре” җиңүгә илтә!

Күптән түгел Сочида спорт туризмы буенча “Өмет җилкәннәре” Бөтенрусия ярышлары үтте. Бәйгедә ил төбәкләреннән, Казахстаннан 14 команда катнашты. Башкортстан данын 40 спортчы яклады. Шуларның 28е – Уфаның Туризм, төбәкне өйрәнү һәм экскурсияләр шәһәр үзәге вәкилләре.

Җиде көн дәвам иткән ярышларда спортчылар, төрле каршылыклар аша үтеп, биремнәрне үтәде, шулай ук белемнәрен, җырга осталыкларын сынады. Якташларыбыз оста һәм бар яктан сәләтле иде. Башкортстан командасы беренче урынга чыкты. Безнекеләр төрле конкурсларда 15 – беренче, 2 – икенче һәм 3 өченче урын яулады. Икенче-өченче урыннарны Сочи вәкилләре бүлеште.

Яшьләрне һәм өлкәннәрне актив тормыш рәвешенә җәлеп итүче спорт туризмының республикада киләчәктә дә үсеш алачагына өмет зур. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар.

Шәрифҗан СОЛТАНОВ.
Читайте нас: