+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 ноябрь 2016, 02:11

Айвар Гафуровта – бронза медаль!

Кикбоксинг буенча Европа чемпионатында якташыбыз призлы урын яулады.Бәйге Словениядә Марибор шәһәрендә үтте. Ярышта Европаның 40 иленнән 523 спортчы көч сынашты. Русия данын Башкортстан спортчылары Айвар Гафуров белән Азамат Мусин да яклады. Һәм бик уңышлы дияргә кирәк. Азамат Европа чемпионы булды. Бронза медаль — Айварда.

– Һәр алышта бөтен осталыгымны күрсәтергә туры килде. Чирек финалда Испания вәкиле Давид Кайонены җиңдем. Ярымфиналда италияле Симон Барбиери белән көч сынаштым. Судьялар аны җиңүче дип игълан итте. Шуңа карамастан, төшенкелеккә бирелмим. Европа чемпионатында бронза медаль яулау – югары нәтиҗә. “Рощинский” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Тимергалин, “СИА-ЛАБ” директоры Альберт Шәйхетдинов, “Мин Патриот” оешмасы җитәкчесе Руслан Зарипов, эшкуар Андрей Шолом ярышка әзерләнергә, катнашырга ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга. Тренерым Геннадий Максимов та һәрвакыт киңәшләр бирә. Хәзер бераз ял итәм дә, яңа бәйгеләргә әзерләнә башлыйм. Халыкара ярышларда катнашу өчен киләсе елда Русия чемпионатында җиңәргә кирәк. Туганнарымның, тренерымның, танышларымның ярдәмен тойганга, бу максатка ирешә алачакмын.

Әйткәндәй, халыкара дәрәҗәле спорт мастеры Айвар Гафуров моңа кадәр Европа чемпионы булды. Максатка ирешүчән спортчының бу казанышын янә кабатлаячагына шик юк.
Читайте нас: