+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 ноябрь 2016, 02:00

Малайлар Ансарга тиңләшә

Ансарның: “Малайлар, бүген футбол уйныйбызмы?” — дип бер сызгыруы җитте, яшь спортчылар капкаларыннан атылып та чыкты.

Ансарлар Мәмәдәл авылына берничә ел элек Дүртөйле шәһәреннән күченеп килде. Әле шәһәрнең 4нче мәктәп-гимназиясенең дүртенче сыйныфында белем ала. Биш ел элек шәһәрдәге “Шотокан” үсмерләр спорт клубына йөри башлаган иде. Яшь спортчы көрәш серләрен яхшы үзләштергән. Авылдагы дуслары янында үзен чын тренер кебек тота. Ансарлар авылга күченеп килгәч, алар урамындагы малайлар спортны ныграк ярата башлады. Мәктәптән кайткач, һәркем башта дәресләрен әзерли, әти-әниләренә өй эшләрендә булыша. Кичке якта аерылмас дусларны янә футбол мәйданчыгы җыя. Уенны кыш көне дә туктатмыйлар.

Ансар Ахунов республикада билгеле тренер Юрий Архиповта шөгыльләнә. Атнага ике тапкыр үткәрелүче күнегүләрне һәрвакыт көтеп ала ул. Республика күләмендә һәм районда үткәрелгән бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулаган Ансар. Чемпион медальләренә һәм грамоталарга лаек булган оныклары белән картәтисе Әнәс Фәйзер улы да, нәнәсе Флүзә Әгъләм кызы да горурлана. Ничек горурланмыйсың: Ансар хәзер зәңгәр, сары һәм яшел “билбау”лар иясе!

—Ансар мәктәптә тырышып укый. Бик ярдәмчел. 50 елга якын водитель булып эшләүче картәтисенә охшарга тырыша. Ә җәйге каникулларда әнисе белән бергә бакчада гөл һәм чәчәкләр үстерә, — ди, оныгы өчен куанып, Флүзә ханым.

Үскәч кем булырга телисең, дигән сорауга Ансар:
— Табиблыкка укып, авырган кешеләргә савыгырга ярдәм итәр идем. Кеше беркайчан да авырмаска, гел генә көлеп яшәргә тиеш, — дип җавап бирде.
Читайте нас: