+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 ноябрь 2016, 02:00

Йөзек кашы булып калыгыз!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Салават Юлаев” хоккей клубына котлау телеграммасы юллады.

Анда болай диелә:

“Салават Юлаев” хоккей клубын, аның спортчыларын, тренерларын, ветераннарын, көярмәннәрен һәм иганәчеләрен 55 еллык юбилее белән котлыйм! Шушы вакыт эчендә бик күп уенчылар буыны алмашынды. Бозга чыгып уйнаучылар үзләре тренер булды, хоккей династияләре барлыкка килде, команда заманча бинага — “Уфа-Арена”га күчте. Һәр хоккей матчы — чагу эмоцияләр һәм энергия бирүче спорт чарасы. Хоккей клубы — республиканың милли горур­лыгы, аның брендларының берсе булып тора. “Салават Юлаев” үз спорт­чылары белән тулылан­ган гына түгел, Уфа уенчы­ларының башка әйдәүче клубларда, илнең җыелма командасында, Милли хоккей лигасында уйнавын хәтерлибез. 90нчы елларда Русия чемпионатында Рафаил Ишматов җитәкчелегендә бронза медаль яулау, 2008 елда Сергей Михалев командасының җиңүе, 2011 елда Вячеслав Быков һәм Игорь Захаркин җитәкчелегендә Гагарин кубогына лаек булу республика өчен мөһим вакыйгага әверелде. Болар барысы да спортчылар һәм тренерларның югары һөнәри осталыгы, батырлыгы, ныкышмалылыгы һәм ватанпәрвәрлеге нәтиҗәсе.

Бүген “Салават Юлаев” — үз алдына югары бурычлар куючы, илебезнең әйдәүче хоккей клубларының берсе. Спортчылар арытаба да Русия һәм дөнья спорты белән бергә атлар, көярмәннәрен шатландырыр һәм абруйлы җиңүләргә ирешер дип ышанам”.
Читайте нас: