+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь 2016, 02:00

Футбол клубына бюджет акчасы бүленми

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Спорт-Экспресс” гәзитенә интервью бирде. Әңгәмәдә сүз “Уфа” футбол клубын һәм республикада бу популяр спорт төрен үстерү турында бара.

— “Уфа” клубының Русия футбол премьер-лигасына эләгүе безнең өчен көтелмәгән яңалык булды, — диде Рөстәм Хәмитов. — Клуб күчмә уеннарда җиңү яулагач, аның матди хәле, стадионы, составы турында уйлана башладык. Клуб беренче сезонда яхшы уйнады, икенче сезонда да яхшы гына нәтиҗә күрсәтеп, Премьер-лигада кала алды. Өченче сезонда таблицада югарырак баскычка күтәрелү бурычын куйдык. Әлеге вакытта клуб без куйган таләпләрне үти, таблицаның 9-10нчы урыннарында. Югарырак та күтәрелергә мөмкин булыр иде, ләкин моның өчен күп эшләргә кирәк һәм чыгымнар таләп ителә. Әле “Уфа” яхшы, профессиональ уйный. Уенчылар зур тырышлык, барлык көчен сала. Мин спортчылар һәм клуб җитәкчелеге белән даими очрашам. Һәр матчтан соң уенга анализ ясыйбыз.

Журналистның клубны финанслау турындагы соравына Рөстәм Зәки улы болай дип җавап бирде: “Юрганыңа карап, аягыңны сузасың”, ди халык. Клубның бюджеты бар. Мин шуннан чыгып эш итүне таләп итәм. Алты ел элек “Уфа” оештырылганнан алып, шушы кагыйдә саклана, бер сумга да планнан читкә тайпылмыйбыз. “Уфа” клубы бюджет акчасы исәбенә финансланмый. Кырыс финанс шартларында эшләүнең авыр булуын аңлыйбыз. Яшьләр белән эшләү, аларны үстерү, хезмәткә намуслы караш үз нәтиҗәләрен бирә”.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, киләчәктә спорт инфраструктурасы үстереләчәк. “Нефтьче”стадионы гына аз, киләчәктә 15-20 мең тамашачыга исәпләнгән заманча стадион төзү турында уйларга кирәк. Әйткәндәй, дөнья чемпионатында катнашачак бер команда Уфада тукталачак. Аның өчен база: зур булмаган кунакханә, уен һәм күнекмәләр өчен ике кыр әзерләнә. Бу объектлар дөнья чемпионатының оештыру комитеты белән берлектә финансланачак. База киләсе елда төзелеп, 2018 елда файдалануга тапшырылачак.
Читайте нас: