Тәҗрибәмә таянып, волейболчылар — иң тыйнак спортчылар, дип әйтә алам. Бу спорт төрендәге дөнья күләмендәге “йолдызлар” да борын чөйми, мөрәҗәгать итүче спорт сөючеләр, журналистлар белән иркен аралаша, фотога төшә, автографлар һәм футболкаларын өләшә. Шушы ук сүзләр һәвәскәр волейболчыларга да кагыла. Авыл спорты уеннары кысасында ике тапкыр республика чемпионы, күптапкыр призлы урын яулаган, ил күләмендәге ярышларда зур казанышларга ирешкән Ленар Сәйфуллин тыйнак егет булып чыкты. Әңгәмәләшү өчен очрашкач та ул үзе турында түгел, остазлары, районда волейбол үсешенә зур өлеш кертүчеләр турында сөйләргә тырышты.
Гафури районының Җилем-Каран авылы егете ул. Волейбол белән сигезенче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлаган. Бу спортка аны физкультура укытучысы Шамил Латыйпов җәлеп иткән. Егетнең сәләте, педагогның тырышлыгы нәтиҗә биргән. Унберенче сыйныфта укыганда ук Ленар Гафури районы данын яклый башлый. Яраткан спорт төренә ул мәктәпне тәмамлагач та тугры кала — Стәрлетамак физик культура техникумында белем ала һәм уку йортының волейбол җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Арытаба Урал дәүләт физик культура академиясенең Стәрлетамак филиалында укыганда да волейболдан аерылмый. Шушы чорда аның үзенә генә хас һөҗүм итү алымы формалаша. Үзенә генә хас, диюем юктан түгел, чөнки Ленар Сәйфуллин һөҗүменә бер команда да каршы тора алмый. Бу хакта тренерлар да, уенчылар да ачыктан-ачык сөйлиләр.
– Бүген югары технологияләр волейбол серләренә төшенергә омтылучыларга зур мөмкинлекләр ача. Интернет челтәре аша видео аша осталык дәресләре карарга мөмкин. Безнең чорда андый мөмкинлек юк иде. Остазларыбыз осталыгыбызны чарлау өчен “Башкортстан нефтьчесе” (Уфа) волейбол командасы матчларын карарга йөртте. Һөнәри волейболчыларның һәр хәрәкәтен йотып, ятлап, хаталар өстендә эшләдек. Тырышлык нәтиҗә бирде. Белем алган уку йортлары, Гафури районы җыелма командасы сафында зур казанышларга ирештем, – дип хәтер дәфтәрен актарды әңгәмәдәшем.
Белемен камилләштергәч, Красноусол башкорт гимназиясендә физик культура укытучысы булып эшли. Арытаба балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә хезмәт чыныгуы ала. Шуннан соң ун елга якын Гафури районының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе була. Кайда гына эшләсә дә, волейболны пропагандалауга, яшь чемпионнар тәрбияләүгә зур игътибар бүлә. Гафури районының соңгы еллардагы волейболдагы казанышларында Ленар Сәйфуллинның да өлеше зур. Ләкин ул мондый фикерем белән тулысынча килешеп бетмәде.
– Районда волейбол үсеше өчен бер мин генә түгел, бу спортның фанатлары күп көч салды һәм сала, – диде әңгәмәдәшем. – Тренерлар Раил Йомагулов, Вил Үтәгулов, Рафаил Юлмөхәммәтов, Кәрим Кәримов, Илшат Габдиев, Марат Юнысов тырышлыгын аерым билгеләп үтү мөһим. Алар үзләре дә уйнады, оста уенчылар да тәрбияләде. Яшь тренерлар Сергей Соболев, Илдар Сәйфуллин да сынатмый. Шул ук вакытта буыннар алмашынуы да мөһим. Әйтик, яшьтәшләрем белән республика чемпионы булдык. Арытаба шундый ук нәтиҗәне тәрбияләнүчеләребез кабатлады. Ел саен алмашка яшьләр килә. Бу максатка спортчыларны дөрес әзерләгәндә генә ирешергә мөмкин.
Кайвакыт хәтта озын буйлылар да нәтиҗәле һөҗүм итә алмый, чөнки волейболда хәрәкәт координациясе мөһим. Мондый сыйфатны кечкенә чактан ук тәрбияләргә кирәк. Гомумән, балалар волейбол белән 6-7 яшьтә үк шөгыльләнә башласа яхшырак. Алар алымнарны да тиз үзләштерә, осталыклары да чарлана.
Ленар Сәйфуллинга 38 яшь. Кайбер волейболчылар бу яшьтә спорттан китә. Әңгәмәдәшем исә яшьләргә үрнәк күрсәтә. Аның һәр һөҗүме нәтиҗәле тәмамлана. Русиянең волейбол буенча җыелма командасы уенчысы Сергей Тетюхинга 41 яшь. Моңа карамастан, ул, халыкара бәйгеләрдә иң яхшы уенчы бүләгенә лаек булып, Рио Олимпиадасында ил данын яклады. Ленар Сәйфуллинның да җиңүле бәйгеләре, яулыйсы үрләре алда булсын!