+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 декабрь 2016, 02:00

Бездә футболның киләчәге бар

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, “Уфа” футбол клубы президенты Марат Мәһәдиев, клубның генеральный директоры Шамил Газизов, команданың элекке баш тренеры Виктор Гончаренко һәм баш тренер Сергей Томаров белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе Виктор Гончаренкога “Уфа” футбол клубының тренеры сыйфатында уңышлы эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм ЦСКАның баш тренеры вазыйфасында яңа казанышларга ирешүен теләде.

— Башкарасы эшләр күп, әлегә без юлның башында гына. Бәлки, шатланырга иртәрәктер дә. Шуңа карамастан, республика Башкортстанда футбол барлыгына ышанды. Без аның үсешенә зур этәргеч бирдек. Бүген кызлар һәм малайлар секцияләрдә футбол белән күпләп шөгыльләнә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Виктор Михайловичка клуб эшчәнлегенә керткән яңалыклары өчен рәхмәт белдерәм. Шулай дип, Башкортстан Башлыгы Виктор Гончаренкого Рәхмәт хаты тапшырды.

Арытаба Рөстәм Хәмитов клуб җитәкчелеге белән 2016-17 елларның икенче сезонында команда алдында торган бурычларны тикшерде.

— Спорт нәтиҗәләренә килгәндә, без канәгать. Сергей Александровичка зур өметлар баглыйбыз, — диде төбәк Башлыгы. — Нәтиҗәләрдә тренерлык тәҗрибәсенең күчәкилүчәнлеге дә күренүен телибез.
Читайте нас: