+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 декабрь 2016, 02:00

“Яңа җиңүләр белән сөендерегез!”

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов югары казанышларга ирешкән спортчыларга һәм тренерларга дәүләт бүләкләре тапшырды.Тантана Авыл хуҗа­лыгы министр­лыгының Колонналы залында үтте. Республиканың дәүләт бүләкләренә XXXI җәйге Олимпия уеннарында һәм Рио-де-Жанейродагы XV җәйге Паралимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча Бөтенрусия ачык ярышларында катнашучылар лаек булды. Шулай ук, 33 спортчы һәм тренер Республика Башлыгы кулыннан почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары алды.

– Быел җәйге Олимпия уеннарында якташларыбыз фехтование буенча чемпион булды, – диде Рөстәм Зәки улы. – Мондый югары казанышка ирешкән спортчылар Артур Әхмәтхуҗин белән Тимур Сафин 1988 елда Сеул Олимпиадасында җиңгән якташыбыз Әнвәр Ибраһимовның уңышын кабатлады. Байдарка белән каноэда ишү буенча Русия җыелма командасы лидерларының берсе Илья Первухин планетадагы иң көчле спортчылар исемлегенә керде. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган Паралимпия уеннары программасына кергән спорт төрләре буенча Бөтенрусия ачык ярышларында 13 якташыбыз лаеклы чыгыш ясады. Киләчәктә дә яңа җиңүләр белән сөенде­регез!

Рөстәм Зәки улы республикада спортка ки­ләчәктә дә игътибар ки­мемәячәген, бәйгеләргә әзерләнү һәм ярышлар оештыру өчен яңадан-яңа корылмалар төзеләчәген сызык өстенә алды. Халыкны савыктыруга, актив ялга, спортка җәлеп итүгә юнәлтелгән киңкүләм спорт та үсешәчәк.

Артур Әхмәтхуҗин – Салават Юлаев, Тимур Сафин – Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнде. Тимур Сафин һәрвакыт ярдәм кулы сузучы төбәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткереп, Рөстәм Зәки улына истәлекле сувенир тапшырды. Пара­лимпиячеләр дә ихтирам күрсәтүче җитәкчелеккә рәхмәт әйтеп, киләсе елларда үтәчәк уеннарда сынатмаска сүз бирде. Башка бүләкләр дә үз хуҗаларын тапты.

Чара истәлеккә фотога төшү, ихлас аралашу белән тәмамланады.
Читайте нас: