+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 гыйнвар 2017, 02:00

Бер уен – ике чемпион!

Башкортстан спортчылары былтыр дөньякүләм уңышларга иреште.Узган ел Русиядә һәм аның төбәкләрендә спортны үстерү, пропагандалау җиңел булмады. Беренчедән, икътисади кризис мөмкинлекләрне чикләде. Икенчедән, байтак спортчыларыбыз допинг куллануда гаепләнде. Рио-де-Жанейрода оештырылган XXXI җәйге Олимпия уеннарында бик күп атлетларыбызга катнашу хокукы бирелмәде. Кызганычка каршы, бер төркем республика спортчыларына да яла ягылды. Паралимпиячеләребез уеннарга бөтенләй кертелмәде.

Рио-де-Жанейрода оештырыл­ган Олимпия уеннарында якташларыбыз Тимур Сафин белән Артур Әхмәтхуҗин фехтование буенча чемпион булдылар. Рио-де-Жанейродагы XV җәйге Паралимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча Бөтенрусия ачык ярышларында якташларыбыз 17 – алтын, 4 – көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.

Башкортстан спортчылары башка ярышларда да сынатмады. Якташыбыз, биатлончы Максим Чудов озак еллар Русия җыелма командасының лидеры булды. Ниһаять, аңа лаеклы алмаш килде. Узган ел ахырында биатлон буенча дөнья кубогының беренче этабында республика вәкиле Антон Бабиков алтын медаль яулады. Шул ук бәйгенең өченче этабында җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.

Кыргызстанда икенче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары оештырылды. Республика вәкилләре ярышта бер – алтын, дүрт – көмеш һәм алты бронза медаль яулады. Башкортстан спортчылары “Азия балалары” VI халыкара спорт уеннарында, җиңел авиация буенча дөнья чемпионатында, Халыкара балалар уеннарында һәм башка ярышларда да югары казанышларга иреште.

Русия чемпионаты Премьер-лигасында чыгыш ясаучы “Уфа” футбол клубы да уңышлары белән сөендерде. Уфалылар 2016-17 елгы сезонның беренче яртысында 8нче урынга күтәрелде. Командабыз Русия Кубогында чирекфиналга үтте.

Башкортстан – хоккей үсешкән төбәк. “Салават Юлаев” соңгы елларда Русия чемпионы булды, Гагарин кубогын яулады. Шуңа күрә Континенталь хоккей лигасының чираттагы “Йолдызлар” матчы Уфада үтте. Әлегә кадәр мондый хөрмәткә Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Рига, Чиләбе, Братислава һәм Сочи лаек булган.

Әлбәттә, республикада спортны үстерү өчен инфраструктурага тиешле игътибар бирү мөһим. Республикада яңа спорт объектлары сафка кертелде. Атап әйткәндә, Октябрьский шәһәрендә “Спартак” спорт-савыктыру комплексы нигезендә чаңгы-роллер трассасы файдалануга тапшырылган. Чакмагыш авылында “Чакмагыш-Арена” боз сарае ачылган. Бүздәк авылында “Олимп” физкультура-савыктыру комплексының икенче чираты эшли башлаган.

Башкортстан – спорт югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе. Республика спортчыларына яңа елда да уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: