+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар 2017, 02:00

“Картаерга вакыт юк!”

Актив яшәү рәвеше алып баручы Гафури районы өлкәннәре төрле спорт чараларында еш очраша.Чит илгә баручылар, өлкәннәрнең велосипедта җилдерүенә, яшьләр белән беррәттән спорт белән шөгыльләнүенә гаҗәпләнеп кайта. Баксаң, мондый күренешкә соклану өчен Германиягә дә, Голландиягә дә бару таләп ителми икән. Гафури районына командировкага баргач, моңа үзебез дә инанып кайттык. Өлкәннәр көне уңаеннан Красноусол авылында яше алтмышны үткәннәр арасында велосипед узышы оештырылган булса, аннан соң да спортны пропагандалаучы, яшьләргә үрнәк күрсәтүче чаралар үтеп торды.

– Район хакимияте, Красноусол авылы биләмәсе белән берлектәге чаралар еш оештырыла, – ди районның Ветераннар советы рәисе Эльвира Мөлекова. – Шулай да җиңүчеләрне ачыклауны бәйгеләрнең төп максаты итеп билгеләмибез. Иң мөһиме – мөмкин кадәр күбрәк өлкәннәрне актив тормышка җәлеп итү. Бүген районда ун меңнән артык пенсионер исәпләнә, шуларның 14е – Бөек Ватан сугышы ветераны, 120се – солдатларның тол хатыны, 426сы – тыл эшчәне. Аларны хәстәрләү, кулдан килгәнчә ярдәм итү – безнең һәм үсеп килүче буынның изге бурычы. Спорт, мәдәни чаралар да өлкәннәр тормышына җан өрә. Уфага Хәрби дан музеена бардык. Күркәм табигатьле Гафури районының истәлекле урыннарында булу да сәфәрдә катнашучыларга ошады. Мондый чараларны киләчәктә дә үткәрәчәкбез.

Барлык чараларны да дип әйтерлек районның үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән бизи, кайнар чәй, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын күңелләрне күтәрә.
Читайте нас: