Хоккей йолдызлары атналыгын ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Континенталь хоккей лигасы вице-президенты Георгий Кобылянский сүзләренә караганда, Уфада үтәчәк күп чаралар турнир тарихында тәү тапкыр оештырыла. Хоккей йолдызлары атналыгы кысаларында Русия, Италия, Чехия һәм Кытайдан командалар катнашлыгында следж-хоккей буенча Халыкара кубок узачак. 19 гыйнварда тарихта беренче тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы Йолдызлар матчы оештырылачак. Шулай ук Континенталь хоккей лигасы Йолдызлар матчы да яңа форматта узачак: дүрт дивизион данын яклаучы командалар ике ярымфинал һәм финал ярышларында көч сынашачак.
Хоккей йолдызлары атналыгы “Уфа-Арена”да Яшьләр хоккей лигасы Кубогына матч белән башланып китте. Ике традицион көндәш — Көнбатыш һәм Көнчыгыш командалары да кергән Яшьләр хоккей лигасының барлык йолдызлары катнашлыгындагы матч сигезенче тапкыр үткәрелде. Анда Башкортстаннан — “Толпар” командасы вәкилләре Никита Цыркуль һәм Кирилл Цулыгин да катнашты. Кирилл көндәшләр капкасына шайба кертте. Көнчыгыш җыелма командасын исә “Толпар”ның өлкән тренеры Константин Полозов җитәкләде. Очрашу буллитлар буенча Көнбатыш җыелма командасы файдасына 1:2 исәбе белән тәмамланды. Шулай ук тарихта беренче тапкыр дүрт иң яхшы уенчы — Антон Ковалев, Кирилл Цулыгин, Павел Подлубошнов һәм Андрей Алтыбармякан Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчында катнашачак.
Сезонда иң мөһим шоу — Континенталь, Яшьләр һәм Хатын-кызлар хоккей лигаларын берләштергән хоккей йолдызлары атналыгы 22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Чараның кульминациясе буларак, бу көнне иң яхшы уенчылардан төзелгән командалар чыгыш ясаячак.
Шул ук вакытта...
Хоккей йолдызлары атналыгы кысаларында Уфага телевизор караучылар, аеруча, яшьләр, үсмерләр СТС телеканалыннан яратып караган “Молодежка” сериалы актерлары килде. Әйтергә кирәк, “Медведи” яшьләр хоккей командасы язмышы турындагы фильм — беренче спорт проекты. “Яшьләр хоккей лигасы — балаларга” традицион акция кысаларында тамашачылар яраткан төп геройларны уйнаучы Влад Канопка, Иван Дубровский, Евгений Кулик һәм республиканың “Толпар” яшьләр хоккей командасы уенчылары Руслан Гайсин һәм Данил Доценко Уфада Спорт сараенда Дүртөйле районының Иске Баеш балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре белән очрашты. Спортчылар, актерлар сәламәтлекләре чикле балаларның бихисап сорауларына җавап бирде. Алар, үз чиратында, балаларны яхшы укырга, үзләренә ошаган һөнәр сайларга, тырышып эшләргә өндәде. Хоккейчылар кызлар, малайларга истәлекле бүләкләр тапшырды, истәлеккә фотога төште.
Мәскәү кунакларын башкаланың истәлекле урыннары белән таныштырып, Республика балалар клиник дәваханәсенә юлландык. Гематология бүлегендә дәваланучы балаларга хоккейчылар кыйммәтле бүләкләр тапшырды, истәлеккә фотога төште. Баш табиб урынбасары Резида Галимова әйтүенчә, билгеле актерлар, танылган хоккейчыларны һәрвакыт көтеп алалар.
Хоккейчылар дәваланучы малайларга бүләк иткән уенчык хоккей тартмасында осталык дәресе күрсәтте. Бүләккә бирелгән заманча телевизорлар берникадәр вакытка булса да балаларның дәваханәдә булуын оныттырыр, ди хоккейчылар.
Актер Влад Канопка әйтүенчә, Уфага ул дүртенче тапкыр килә. Ап-ак карлы мизгелдәге матурлык, бәс кунган агачлар, башкортстанлыларның ачыклыгы, ягымлылыгы әсир итә аны.
Арытаба журналистлар “Уфа-Арена” конференц-залында Русиянең атказанган тренеры, Яшьләр хоккей лигасының идарә әгъзасы Владимир Юрзинов белән очрашты. Легендар тренер заманча таләпләргә җавап бирүче, мәһабәт “Уфа-Арена” спорт сарае, биредә халыкара дәрәҗәдәге чараларның еш үткәрелүенә, көярмәннәр, аеруча яшьләрнең спортка мөкиббән булуына соклану белдерде.