+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2017, 02:00

Бозда — хатын-кызлар

19 гыйнварда башкаланың “Уфа-Арена” бозында Хоккей йолдызлары атнасы кысаларында тарихта беренче тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы узды.

Көнбатыш һәм Көнчыгыш символик җыелма командаларына Хатын-кызлар хоккей лигасының 17шәр вәкиле — Олимпия уеннарында, кышкы Универсиадада катнашучылар, дөнья чемпионатларының бронза призерлары керде. Матчта Уфаның “Агыйдел” командасының берьюлы җиде вәкиле уйнады. Алар: сакчылар Анна Щукина һәм Анна Шибанова, һөҗүм итүчеләр Ольга Сосина, Екатерина Смоленцева, Фанни Гашпарич, Николь Чупкова һәм Екатерина Лебедева. Көнчыгыш җыелма командасын “Агыйдел” остазы Денис Афиногенов җитәкләде. Очрашу Көнбатыш җыелма командасы файдасына 4:0 исәбе белән тәмамланды.

Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та булды.
Читайте нас: