+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2017, 02:00

Чаңгычылар авылы

Чаңгы спорты – районнарда киң таралган спорт төрләренең берсе. Шундый кар өемнәрен, әлеге спорт төре өчен табигать тарафыннан тудырылган шартларны файдаланмау язык булыр иде. Без, спорт белән шөгыльләнү бик кыйммәткә төшә, дип акланырга яратабыз. Ә менә чаңгыга басар өчен әллә ни чыгымнар да кирәкми, кеше өч мең сумга чаңгы алып куйса, ничә елга җитә – тузмый да, бәләкәй­ләнми дә! Ә инде урманда бер йөреп кайту, сәламәтлек өчен нинди файдалы!

Шөкер, кышкы айларда мәктәп­ләрдә физкультура дәресләренең күпчелеге саф һавада үтә, укучылар чаңгыга еш баса. Краснокама районында да әлеге спорт төренә зур игътибар бирелә. Уңышлар да күп: район чаңгы буенча республикада алдынгылар рәтендә. Ә инде авыл мәктәпләрен алсаң, “чаң­гычылар авылы” дип Яңа Нугайны атарга буладыр. Биредә әлеге спорт төрен үз итмәгән гаилә бик сирәк.

Нәрсә сәбәп соң моңа? Биредә физкультура дә­рес­ләрен озак еллар спортка мөкиббән чаңгычы, Русиянең атказанган укытучысы Зикаф Исламов алып барды. Спортка сөюне ул һәр укучыда тәрбияли алды. Нугайда укучылар укытучы кушкан өчен генә түгел, ә яратканнары, шулай гадәтлән­гәннәре өчен көн саен чаңгыда өч-дүрт чакрымны урап кайта. Бу инде тормыш рәвешенә әйләнгән. Әти-әни­ләреннән бу гадәт балаларга да күчә, гаиләләре белән чаңгыда йөрүчеләрне бик еш очратырга була монда.

Зикаф Исламгали улы спорт белән шөгыльләнер өчен мәктәптә искиткеч шартлар тудырды, укучылар өчен яхшы чаңгылар, киемнәр сатып алынды. Уңайлы, килешле чаңгы­чылар костюмындагы яңанугайлылар район, республика ярышларында әллә каян аерылып тора. Кыш башлану белән ел саен мәктәп тирәли чаңгы юлы салына, биредә һәрвакыт кеше күп. Мәктәп укучылары гына түгел, эштән кайткан хатын-кызлар, ир-егетләр дә бирегә килә. Спортка гашыйк булган бер кеше менә шулай итеп барча авыл халкында аңа сөю тәрбияли алды!

Бүген Зикаф Исламов лаеклы ялда, әмма Яңа Нугай уку йорты чаңгы­чылар мәктәбе булудан туктамый. Биредә әле дә спортка зур игътибар бирелә: мәктәптә бер дигән спорт залы бар, анда укучылар өчен барлык уңайлыклар тудырылган.

– Безнең яшь спортчылар уңышлары белән сөендерә. Менә берничә ел рәттән инде чаңгы командабыз район ярышларында гел беренче урынны гына ала.

Илнар Фәйзуллин һәм Айсылу Хәйдәрҗанова – хәзерге вакытта чаңгы буенча район чемпионнары, зона ярышларында да һәрвакыт яхшы күрсәт­кечләргә ирешәләр.

Мәктәпнең җыелма командасы ел саен район спартакиадасында беренче урынны яулый, кышкы спорт төрләре буенча район чемпионатында да безнең укучылар гел алдынгы.

Яшь чаңгычылар ко­мандасы да сөендерә безне. Мәсәлән, узган уку елында Альбина Гыйльфанова, Даша Моисеева, Арслан Касыймов, Дамир Шәрифҗанов, Шамил Фәррахов, Камилла Әх­мәтова, Чулпан Бәсимова, Кристина Омарова, Зиннур Гыйльфанов, Альберт Бикбулатов район ярышларында беренче һәм призлы урыннарны яуладылар, – ди физкультура укытучысы Рәфис Галиев.

Аның сүзләренә караганда, чаңгы ярышларында жиңәр өчен кышкы айларда гына түгел, ел әйләнәсенә күнекмәләр ясарга, күп вакытыңны спортка багышларга кирәк. Шуңа да Яңа Нугай мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу, әлбәттә, Рәфис Гавис улының да тырышлыгы, мәктәп җитәкчелегенең дә дөрес сәясәте җимеше.

– Һәр укучы бишле билгеләренә генә өлгәшә алмый, аларның кайсы физикадан көчле, кайсы – әдәбияттан. Ләкин һәр бала сәла­мәт булырга тиеш. Ә сәламәтлек спорт, физкультура аша килә. Кечкенә чакларында укучыларда спортка сөю тәрбияли алсак, алар киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвешенә тартылачак, үз балаларына да шул үрнәктә тәрбия бирәчәк. Шуңа да безнең мәктәптә спортка хөрмәт, игътибар зур, – ди мәктәп директоры Рәфис Нуриәхмәтов.
Читайте нас: