+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2017, 19:26

«Алтын шайба» бозда ялтырый

Республикабыз бүген балалар хоккеен үстерү буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе. Көярмәннәр белән тулы трибуналар, төбәк һәм шәһәр халкының хоккей, бәйрәм төсен алган вакыйга белән яшәве моның ачык мисалы. Быел “Алтын шайба” турнирының шәһәр этабында 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 800 бала катнаша. Хоккей Йолдызлыгы атналыгы кысаларында башкаланың “Уфа-Арена” спорт сараенда 2004-2005 елда туган хоккейчылар арасында финал уеннары уздырылды: 3нче урын өчен “Яшь Азаматчы” һәм 137нче урта тулы гомум белем бирү мәктәбе укучылары көч сынашса, 1 һәм 2нче урыннар өчен башкаланың өченче урта мәктәбе командасы һәм Азаматов исемендәге мәктәпнең иң көчле яшь уенчылары уйнады.

Читайте нас: