Чара “Хоккей йолдызлары атналыгы” дип аталды. Бәйрәм “Уфа-Арена”да Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләрнең җыелма командалары көч сынашуы белән тәмамланды. Ярыш старт алганчы хоккейчыларны, спорт сөючеләрне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель һәм КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко сәламләделәр.
– Искиткеч бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен! – диде Рөстәм Зәки улы. – Сезнең исемнән КХЛга, Халыкара хоккей федерациясенә, уенчыларыбызга, тренерларга, ветераннарга, “Алтын шайба”да катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Яшәсен хоккей!
Әйткәндәй, быел “Йолдызлар” матчы, югары дәрәҗәдә оештырылудан тыш, яңа шартлары белән дә истә калды. Чара беренче тапкыр бер атна дәвам итте, шуңа аның программасы да шактый баетылды. Беренче тапкыр следж-хоккей буенча континент кубогы һәм Хатын-кызлар хоккей лигасы “йолдызлар” матчы да оештырылды. КХЛның “йолдызлар” матчында быел ике команда урынына дүрт команда катнашты. Лига дивизионнары командаларына унберәр уенчы җәлеп ителде. Составлар спорт сөючеләрнең тавыш бирүе, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм лига ярдәме белән тупланды.
“Салават Юлаев” уенчылары Әнвәр Лисин, Кирилл Капризов, Сами Леписте һәм Захар Арзамасцев Чернышев дивизионы өчен чыгыш ясадылар. “Тулпар” вәкиле Кирилл Цулыгин Тарасов дивизионы данын яклады. Көнчыгыш конференция ярымфиналында Чернышев дивизионы 4:3 исәбе белән Харламов дивизионын отты. Көнбатыш конференция ярымфиналында Тарасов дивизионы хоккейчылары Бобров дивизионы вәкилләреннән көчлерәк булып чыкты. Көнчыгыш белән Көнбатыш көч сынашуында уңыш Чернышев дивизионы вәкилләренә елмайды. Шулай ук, спорт сөючеләр төрле конкурслар, мастер-класслар, мавыктыргыч бәйгеләр дә карый алды.
“Алтын шайба” турнирының шәһәр этабында 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 800 бала катнашты. “Хоккей Йолдызлары атналыгы” кысаларында башкаланың “Уфа-Арена” спорт сараенда 2004-05 елда туган хоккейчылар арасында финал уеннары уздырылды: 3нче урын өчен “Яшь Азаматчы” һәм 137нче мәктәп укучылары көч сынашса, 1 һәм 2нче урыннар өчен башкаланың 3нче урта мәктәбе командасы һәм Азаматов исемендәге мәктәпнең иң көчле яшь уенчылары уйнады.
Соңгысын карарга һәм җиңүчеләрне котларга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель, Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко, башкала мэры Ирек Ялалов, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта килделәр.
– Сезнең кебек яшьтә мин дә “Алтын шайба” турнирында уйнаган идем. Уенчылар, сезне чын күңелдән котлыйм, уңышлар телим! – дип сәламләде үсмерләрне Рөстәм Хәмитов.
Җиңгән командаларның яшь уенчыларына һәм тренерларга дәрәҗәле кунаклар медальләр һәм кубок тапшырды.
– Республикада бүген 500гә якын – ачык, ясалма боз белән эшләнгән 15 хоккей мәйданчыгы бар. Башкаланың халыкара чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлеге бар. Бу уңайдан киләчәккә дә планнар зур, – диде республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов журналистлар белән очрашуда.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Хоккей йолдызлары” атналыгы” кысасында Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель һәм КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко белән эшлекле очрашу да үткәрде. Рөстәм Зәки улы кунакларга төбәктә хоккей үсеше турында сөйләде. Алар, күргәннәрдән канәгать калып, ихлас теләкләрен һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
– 2013 елда Уфада хоккей буенча үсмерләр арасында оештырылган дөнья чемпионатын Канадада әле дә булса җылы сүзләр белән искә алалар. Ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуы, халыкның кунакчыллыгы онытылмый. Сездә халыкара ярышларны оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Якын киләчәктә Уфада хатын-кызлар арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрү күзаллана. Кайчан да булса ир-егетләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионатының да Уфада үтүе ихтимал, – диде Рене Фазель.
Дмитрий Чернышенко киләчәктә “Хоккей йолдызлары атналыгы”н оештыручыларның Уфадан үрнәк алачагын әйтте.
“Йолдызлар” матчы югары дәрәҗәдә үтте. Моңа карамастан, Башкортстанда хоккей бәйрәме дәвам итә. Һәвәскәр уенчылар хоккей тартмаларында көч сынашса, КХЛда плей-офф старт алырга да күп калмады. Димәк, төбәк халкы арытаба да хоккей белән кызыксынып, яраткан командасы өчен җан атып яшәячәк.