+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2017, 02:00

Гер уйната егетләр!

Һәр белем учагының даими рәвештә предмет олимпиадаларында, спорт ярышларында, җыр-бию бәйгеләрендә катнашып, мәктәп данын яклаучы, җиңүләр яулаучы укучылары була. Балтач районының Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә дә бар андый уңган кызлар һәм егетләр.

Югары Карыш мәктәбе укучыла­рының фамилияләре районда узган спорт бәйгеләре җиңүчеләре исемлегендә еш күренә. Бу аларның сәламәт яшәү рәвешен, спортны үз итүе хакында сөйли.

– Безнең мәктәп дәрестән тыш вакытларда да гөрләп тора. Укучылар күңелләренә хуш килгән түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнә, матур күрсәткечләргә ирешә, – ди мәктәп директоры Рита Кәшфуллина.

Физкультура укытучылары Шамил Хаҗиев һәм Рәфит Нигъмәтҗановның тәрбияләнүчеләре волейбол, баскетбол буенча казанышлар яулый. Мәсәлән, уку елы башында малайлар җыелма командасы – районда волейбол буенча II урын, ә кызлар III урын яулаган. Кызлар командасы баскетбол буенча да призлы урынга лаек булган.

Югары Карыш мәктәбе укучылары арасында гер спорты аеруча популяр санала. Сез фотода күргән укучылар – мәктәпнең нәкъ әнә шул төрен сөюче үсмерләр. Көчле, максатчан малайларга кулда оста итеп гер “уйнату” серләрен тренерлары Ильяс Шәймөхәммәтов тө­шендерә. Аның укучылары мәктәп данын яклап, әледән-әле бәйгеләрдә катнаша, уңышлары белән сөендереп тора. Алар район гына түгел, республика, Русия дәрәҗәсендә оештырылган чемпионатларда да алдынгы урыннарда. Мәсәлән, узган елда Югары Карыш укучылары командасы гер күтәрү буенча II урын яулаган. Алар арасыннан 8нче сыйныф укучысы Идрис Гыйндуллин белән аеруча горурлана Ильяс Фәнис улы. Идрис гер күтәрү буенча оештырылган ярышларда һәрчак яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Спорт белән шөгыльләнүче үсмерләр физик яктан нык, пөхтә, тырыш була, үз вакытын файдалы үткәрә белә. Андыйларга уңыш та елмая. Укудан тыш вакытларын спортка багышлаган Югары Карыш мәктәбе укучылары – нәкъ әнә шундыйлардан.

Юлия ГЫЙЛЬВАНОВА.
Читайте нас: