+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2017, 02:00

Башкортстанлылар сынатмас!

Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә XXVIII Бөтендөнья кышкы универсиада ачылды. Ул Студентлар спорты халыкара федерациясе тарафыннан үткәрелүче спорт чараларыннан гыйбарәт. Яшьләр ярышлары 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Универсиадада 50дән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнаша. Анда 85 комплект медаль уйнатылачак. 223 спортчыдан торучы Русия җыелма командасы составында Башкортстан вәкилләре дә чыгыш ясаячак. Спортның шорт-трек төрендә Анастасия Мигунова, сноубордта Антон Копривица, фристайлда Радмир Гәрәев, Алексей Соловий, Елена Зайцева көч сынашачак.

Чара программасына спортның сигез төре — чаңгы ярышы, биатлон, тау чаңгысы спорты, керлинг, сноуборд, фигуралы шуу, хоккей, шорт-трек һәм дүрт өстәмә ярыш — конькида узышу, чаңгы ярышы, трамплиннан сикерү, фристайл кертелгән.
Читайте нас: