+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2017, 02:00

Җиңел авиация спорты үсеш алачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җиңел авиация спорты буенча Русия җыелма командасы әгъзалары, ил, дөнья чемпионнары Әлфия һәм Максим Семеновлар белән очрашты.

Анда яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, республиканың Җиңел авиация спорт федерациясе, ДОСААФ төбәк бүлекчәсе рәисе Сергей Миңнегулов катнашты.

Очрашу барышында республикада җиңел авиация спортын үстерү башлангычы, Башкортстанда халыкара ярышлар үткәрү мөмкинлеге, “Первушино” аэродромы инфраструктурасын ныгыту, авыл хуҗалыгында һәм гадәттән тыш хәлләрдә җиңел самолетларны, дельталетларны файдалану мәсьәләләре тикшерелде.

Узган елда “Первушино” аэродромында җиңел авиация спорты буенча Русия чемпионаты үтте. Башкортстан җыелма командасы ярышларда беренче урынны яулады. Бу җиңүгә Семеновлар гаиләсе дә зур өлеш кертте. Ике урынлы дельталет классында алар беренче урынга лаек булды.

Бөек Британиядә узган XV Дөнья чемпионатында 17 илдән 92 экипаж катнашты. Әлфия һәм Максим Семеновлар Русия җыелма командасы составында, шулай ук, беренче урын яулап, чемпион булдылар.

Республика Башлыгы спортчыларны җиңүләре белән котлады һәм спортның әлеге төре республикада үсешеп кенә килүен билгеләде. Ул халыкара ярышларда катнашу, аларны үткәрү үзенчәлекләре белән кызыксынды.
Агымдагы елда алар Венгриядә үтәчәк XIV Европа чемпионатында катнашырга планлаштыра.
Читайте нас: