+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 февраль 2017, 02:00

Очты, очты, пималар очты...

Туймазы шәһәренең үзәк мәйданында үткән спорт бәйрәмендә мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар пима ыргытуда, чана-чаңгы шууда, туплы хоккей уенында ярышты.

Уллы гаиләләр арасында Илчембәт мәктәбеннән Шә­рәфетдиновларга тиңнәр табылмады. Туймазы 4нче мәктәбеннән Низаметдиновлар – икенче, 1нче мәктәптән Вилдановлар өченче урын яулады.

Кызлы гаиләләрдән 5нче мәктәптән Исмәгыйлевлар – беренче, 1нче мәктәптән Галибаевлар – икенче, 1нче гимназиядән Дәүләтовлар өченче урыннарда.

Кышкы ярышлар бәйге­челәр һәм көярмәннәр өчен күтәренке кәеф чыганагы булды, Туймазы гаиләләрен тагын да берләштерде.
Читайте нас: