+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 февраль 2017, 02:00

Юраганнар чынга аша!

18 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов телефон аша Русия биатлончысы, уфалы Антон Бабиковны Австриянең Хохфильцен шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында эстафетада җиңүе белән котлады.

Республика җитәкчесе, узган елның язында очрашканда спортчыга Олимпия һәм Дөнья чемпионы статусына ирешүен теләгән идем, дип белдерде. Антон Бабиковның чемпионаттагы уңышлары – бу хыялның тормышка ашуына беренче адым.

Рөстәм Хәмитов эстафетаны телевизор аша күзәтүен һәм Русия җыелма командасы белән бергә бу җиңүгә шатлануын белдерде. Ул тренерларга уңышлар теләде һәм биатлончы туган ягына кайтканнан соң аның белән мотлак очрашачагын ассызыклады.

Мәгълүм булуынча, 18 февральдә биатлон буенча дөнья чемпионаты чикләрендә үткән эстафетада Русия җыелма командасы составында Алексей Волков, Максим Цветков, Антон Бабиков һәм Антон Шипулин дүрт этапны 1 сәгать 14 минут 15 секундта үтеп җиңү яулады. Икенче урын Франциядә, өченче – Австриядә. Шулай итеп русиялеләр дөнья чемпионатында бу дисциплинаның гомум зачетында алдынгылар сафына чыкты.
Читайте нас: