+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2017, 02:00

Монда кыш та кызу

Әлшәй районында киң таралган спорт төрләре арасында хоккей да үсештә. Авылда кышкы чор спорт чараларына бай булучан. Ел башы ук бу җәһәттән өметләрне тулысынча аклады. Районда кышкы спорт төрләрен популярлаштыруга алынган юнәлеш үзенең матур нәтиҗәләрен бирә.

Гыйнвар һәм февральдә һәртөрле спорт ярышлары районда бигрәк тә күп үтте. Алар арасында күләмле төсне районның мәктәп укучылары катнашлыгында, шулай ук балаларның “Алтын шайба”, Башкортстанда 25нче Авыл спорт уеннары кысаларында үткән өлкәннәр арасында хоккей турнирлары алды. Монысы очраклы түгел, әлбәттә. Районыбызда шайбалы хоккейны үстерүгә зур игътибар бирелә. Авыл мәктәпләренең һәрберсендә диярлек хоккей мәйданчыклары бар, район үзәгендә югары дәрәҗәдәге спорт ярышлары таләпләренә җавап бирерлек хоккей ареналары эшли.

Әйтергә кирәк, район хоккейчылары матур гына нәтиҗәләргә ирешеп килә. Өлкәннәр җыелма командасы, мәсәлән, республика күләмендә элек тә уңышлы чыгыш ясады. Быел исә район хоккейчылары Авыл спорт уеннарының финал өлешендә катнашу хокукын яулады.

Күптән түгел уздырылган “Русия чаңгысы-2017” ярышлары кышкы спорт бәйрәмнәренең матур бер үрнәге саналырга хаклы. Күмәк бәйгегә төрле яшьтәге 350 кеше чыкты. Мәгариф учреждениеләре башка еллардагы кебек үк, бигрәк тә зур активлык күрсәтте. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренчелекне Нигъмәтулла авылы мәктәбе яуласа, урта мәктәпләр бәйгесендә Аксен мәктәбе җиңеп чыкты. Авыл биләмәләре, хуҗалыклар, предприятиеләр командалары да чаңгы ярышларында актив катнашты.

Гомумән, бу көн, чын мәгънәсендә, район күләмендә спорт бәйрәменә әверелде, дип әйтергә мөмкин, чөнки башка урыннарда да күләмле спорт чаралары оештырылды. Мәсәлән, Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең боз мәй­данчыгында Әлшәй һәм Балтач районнары хоккейчылары көч сынашты. Безнең команда җиңүче булды һәм ул Авыл уеннарында республика беренчелегенә ярышларда катнашачак.

Бу чорда үткән спорт бәйгеләренең күпчелеге Әфган сугышы яугирләре истәлегенә багышланды. Хоккей буенча район беренчелегенә оештырылган ярымфинал бәйгесе Русия Герое Рәфыйк Ихсанов призына дип исемләнде. Анда дүрт команда катнашты, ярымфиналга Түбән Әврез һәм Раевка авыл биләмәләре командалары чыкты.

Хатын-кызлар арасында волейбол буенча үткәрелгән районара турнир да яугир-интернационалистлар истәлегенә багышланды. Безнекеләр монда да сынатмады. Авыргазы, Чишмә районнары да катнашкан бәйгедә Раевка командасы җиңүче булып танылды.
Баскетбол буенча укучылар арасындагы ярышлар да район беренчелегенә үткәрелде, өч команда арасында Әлшәй җыелма командасы җиңүче булып чыкты.

Динар ӘХМӘДРИСЛАМОВ,
Әлшәй район хакимиятенең Спорт,
физкультура һәм туризм буенча комитеты рәисе.
Читайте нас: