+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2017, 02:00

Без – булдырабыз!

25-26 февральдә Уфаның “Строитель” стадионында спидвей, ягъни бозда мотоциклда узыш буенча Европа беренчелеге узды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән, Германия, Чехия, Финляндия, Австрия һәм Норвегиядән килгән спортчылар катнашты. Жюри төркеме белән Англиядән килгән рефери Крейг Акройд җитәкчелек итте.

Шәхси беренчелек буенча ярышларда һәр ике көнне дә беренче өч урынны Русия спортчылары яулады. Ике көн нәтиҗәләре буенча ярышта беренче урынны Уфа спортчысы Николай Красников, икенче урынны Мәскәүдән Эдуард Крысов һәм өченче урынны Стәрлетамак шәһәре спортчысы Дмитрий Солянников яулады. Дүртенче урында – Австрия спортчысы Чарли Эбнер. Ярышларда төркемнәр буенча беренчелек билгеләнмәде. Русия спортчыларыннан соң иң зур очколарны Австрия, Чехия һәм Германия спортчылары җыйды.

Европа беренчелегенең Уфада җиденче тапкыр узуы. Тәүге тапкыр 1964 елда Уфадагы ярышта Габдрахман Кадыйров беренче урынны алган булган. Ул бер тапкыр Европа, биш тапкыр дөнья чемпионы булып Уфаны спидвей буенча таныткан шәхес. Аның рекордын 37 елдан соң Николай Красников кабатлый алды. Ә менә бозда иң зур тизлек алу рекордын әле бер кеше дә кабатлаганы юк. Габдрахман Кадыйров тимер атын сәгатенә 160 чакрым белән куалый алган.
Читайте нас: