+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2017, 17:57

Әйдә, йөзәргә!

4-5 мартта Уфаның Якутов исемендәге паркында Җиңү көненә багышланган бер тәүлек дәвамында йөзү оештырылачак. Чарада 300 кеше - унар кешедән торучы 30 команда катнашачак. Һәр команда алдан билгеләнгән сәгатьләрдә берничә тапкыр үз дистанциясен үтәчәк. Йөзүләр арасындагы интервал 4-5 сәгать тәшкил итәчәк. Йөзү графигын төгәл үтәү — чараның төп таләбе.

4-5 мартта Уфаның Якутов исемендәге паркында Җиңү көненә багышланган бер тәүлек дәвамында йөзү оештырылачак. Чарада 300 кеше - унар кешедән торучы 30 команда катнашачак.

Һәр команда алдан билгеләнгән сәгатьләрдә берничә тапкыр үз дистанциясен үтәчәк. Йөзүләр арасындагы интервал 4-5 сәгать тәшкил итәчәк. Йөзү графигын төгәл үтәү — чараның төп таләбе.

Кышкы йөзү һәм чыныгу федерациясе җитәкчесе Александр Пенкин билгеләвенчә, башкала “морж”лары арасында мондый чараның популярлыгы үсә, анда катнашучылар саны елдан-ел арта.

Йөзүдән тыш, чара кысаларында хәрби техника күргәзмәсе, импровизацияләнгән Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм башкаланың иҗат коллективларының чыгышлары көтелә.

Акция илнең башка төбәкләрендә дә популярлашкан. Аерым алганда, тәүлеклек марафоннар Алтай краенда, Чиләбе өлкәсендә, Төмәндә һәм башка урыннарда уза.

Ул 4 мартның 12.00 сәгатеннән 5 мартның 12.00 сәгатенә кадәр барачак. Чараны тантаналы ачу 4 мартта, 11.00 сәгатьтә була.
Читайте нас: