+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2017, 13:12

Дөнья кубогының финалы Уфада үтә!

Башкортстан Халыкара шашка федерациясе хәбәр итүенчә, 12 мартка кадәр Уфада Халыкара шашка буенча дөнья кубогы финалы үтә. Кубокта ир-егет һәм хатын-кыз спортчылар өчен ике аерым турнир каралган. Аларның һәркайсысында унар кеше катнашачак.

Бәйгедә катнашучылар 2015 һәм 2016 еллардагы дөнья һәм континент чемпионнарыннан сайлап алынган. Бу 20 кеше арасында Русиядән 8 спортчы бар, ә Русия командасы составында Башкортстаннан 6 шашкачы уйнаячак. Болар: Тамара Тансыккужина, Айгөл Идрисова, Алия Әминова, Александр Георгиев, Муродулло Амриллаев, Айнур Шәйбәков.
Ярышлар «Президент Отель» кунакханәсендә үтә. Финалны ачу тантанасы бүген үтә, иртәгә беренче уеннар уйналачак. Стандарт уеннар – сәгать унбердә, суперблицлар көндезге биштә башлана.
Бүген көндезге икедә берьюлы 100 тактада уеннар үткәрү көтелә. Аларда теләгән һәркем катнаша алачак.
Дөнья кубогы чикләрендә билгеле шашкачылар яшьләр өчен осталык дәресләре дә бирәчәк.
Фотода: Танылган шашка остасы Тамара Тансыккужина.
Читайте нас: