Шундый ук титулга бадминтон буенча 2014 елгы Европа чемпионы Иван Созонов һәм туплы хоккей буенча Русиянең җыелма команда әгъзалары Янис Бефус белән Игорь Ларионов лаек булдылар.
Биатлон буенча Австриянең Хохфильцен шәһәрендә узган дөнья чемпионатында Антон Бабиков эстафета ярышында алтын медаль яулады. Ул, шулай ук, Дөнья кубогы этапларында җиңгән һәм пьедесталның 3нче баскычына күтәрелгән иде.