+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 март 2017, 02:00

Уфа — шашка спорты башкаласы

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Гарри Оттен белән очрашты. Ул Уфага “Президент Отель” базасында 12 мартка кадәр үтүче Халыкара шашка уены буенча дөнья кубогының финалына килде. Яклар шашка спортын үстерү перспективаларын һәм Уфада халыкара ярышлар үткәрү мөмкинлеген тикшерде.

— Безнең республика — бөтен дөньяга танылган шашка уены территориясе. Шуңа күрә Сезне Башкортстанда күрүебезгә шатбыз. Халыкара шашка уены буенча дөнья кубогының финалы югары дәрәҗәдә үтәр дип ышанам. Бу — әһәмиятле вакыйга, әмма иң мөһиме — безнең шашка хәрәкәтен дәвам итүебез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бөтендөнья шашка федерациясе, коллегаларыбыз белән уртак эшне дәвам итәчәкбез. Әлеге спорт төренә һәрчак ярдәм итәргә әзер территория буларак безгә исәп тота аласыз.

— Республикада шашка спорты үсешкән булуын билгеләп үтәсем килә. 2013 елда Уфа шашка буенча дөнья чемпионатын кабул иткән иде инде. Республикада әлеге спорт төре актив үсешә, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин, — диде Гарри Оттен. — Алдагы елларда төбәктә тагын берничә ярыш узар дип көтелә. Уфа Русиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә шашка спортының башкаласы булып тора, дип әйтә алам.

Очрашу барышында, шулай ук, метеорологиягә бәйле мәсьәләләр каралды. Бу Гарри Оттенның Нидерланд метеорология институтында һәм Пенсильвания университетында (АКШ) эшләвенә, 1986 елда үзенең шәхси метеорология компаниясен оештыруга бәйле. Әлеге вакытта MeteoGroup — Европада дөньяның 17 илендә офислары булган иң зур шәхси метеорология компаниясе.

—Үзегез күреп торасыз, быел кар күп яуды. Синоптиклар мондый хәл булачагы турында алдан хәбәр итмәде. Көзен республика территориясенә гамма-төшерү үткәрдек. Бу айда шушы ук ысул ярдәмендә кар запасын билгеләячәкбез. Әлбәттә, язгы ташкынның көчле булуы көтелә, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Безгә метеорология фаразлары өлкәсендә, хәвефләрне бәяләү, су басу ихтималлыгы темасына кире кайтырга туры киләчәк. Бу — җитди һәм катлаулы эш.
Читайте нас: