+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2017, 15:11

Безнекеләр сигезенче урында!

2-5 мартта Новосибирск өлкәсендә VIII Бөтенрусия кышкы авыл спорты уеннары үтте. Ярышларда Русиянең 45 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстаннан, җыелма командалар катнашты.

Спортчылар чаңгы ярышы, полиатлон, гер спорты, шахмат, шашка, мини-футбол, механизаторлар һәм сыер савучылар арасында бәйгеләрдә көч сынашты.
Башкортстаннан Уфа районы (полиатлон), Балтач (гер спорты), Гафури (чаңгы ярышы), Стәрлетамак (шахмат), Ишембай (шашка), Миякә (спорт гаиләсе), Бөрҗән (механизаторлар һәм ир-егет сыер савучылар) районы спортчылары чыгыш ясады. Беренче урынны Новосибирск җыелма командасы, икенче һәм өченче урыннарны Чиләбе өлкәсе һәм Пермь крае командалары яулады, безнең республика вәкилләре, 1904 очко җыеп, сигезенче урында. Әйтергә кирәк, 45 төбәк арасында бу ярыйсы ук яхшы күрсәткеч.
Читайте нас: