Якташларыбыз хәлиткеч матчта Санкт-Петербургта урындагы “Динамо” командасына отылды. Моңа кадәр өч тапкыр отылып, ике тапкыр җиңүгә ирешкән нефтекамалыларга ничек тә җиңәргә кирәк иде. Чөнки дүрт тапкыр отылучылар плей-оффтан төшеп кала. Кызганычка каршы, өметләр акланмады. Очрашу хуҗалар файдасына 5:1 исәбе белән тәмамланды.
Мәгълүмат һәм фото “Торос” хоккей клубы сайтыннан алынды.