+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2017, 02:00

Әбделкәрим чаңгы юлына чакырды

Бу чара физкультура укытучылары Валерий Шевченко һәм Рузил Фәттахов истәлегенә багышланды. Ул авыл халкы өчен генә түгел, район күләмендә үткәрелә торган бәйрәмгә әверелде, бик күп чаңгычыларны җыйды.

Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илшат Райманов барлык катнашучыларга уңышлы стартлар һәм ныклы сәламәтлек теләгәч, үткән елгы ярыш­ларның абсолют җи­ңүчесе Айнур Рәфыйков ярыш флагын күтәрде.
Яхшы әзерләнгән чаңгы трассасы алга әйдәп, төрле төстәге әләмнәр белән үзенә чакырып тора. Махсус мәйданчыкта тирмә куелган, кечкенә балалар өчен кар таучыгы ясалган, казаннарда хуш исле пылау пешә, самавырлар ярыша-ярыша пар бөрки. Ә тирмә эчендәге өстәлләрдә нинди генә милли таба ашлары юк! Бу сый-нигъмәтне Әбделкәрим ки­тапханәсе каршында оештырылган “Хатын-кызлар дөньясы” берләшмәсе әгъзалары әзерләгән.

Спорт комментаторы Николай Федоров ярышчы­ларның уңышлары турында сөйләп тора, артта калучыларны чәмләндерә.

Октябрьский шәһәреннән килгән ярышчы Әнәс Фаридонов: “Төрле ярышларда катнашам, менә бүген дә зур теләк белән йөгердем. Искитмәле саф һава, көн җылы, бер дигән! Чаңгы юлында балалар һәм өлкәннәрнең күп булуы шатландыра”, – диде.

Бу ярышлар авылда чаңгы спортын үстерү, иң көчлеләрне ачыклау, спорт­ның бу төренә кызыксынуны арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә.

Бәйге теләгән һәркем катнаша алырлык киңкүләм ярышларның берсе булып, оештыручылар билге­лә­венчә, яшьләр һәм өлкәннәр арасыннан да елдан-ел яңа чаңгычыларны ачыклый.

Әтисе Рузил Фәттахов эзеннән улы Рәзил бара. Ул – Ярмәкәй урта мәктәбендә физкультура укытучысы, шул ук вакытта балалар спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер булып эшли.

– Бүген минем гаиләм өчен аеруча истәлекле көн, – ди Рәзил Рузил улы. – Әтием үз укучыларында спортка карата мәхәббәт тәрбияли алган. Без иле­безнең төрле почмакларында яшәүче әбделкә­римлеләрнең спорт нәти­җәләрен кызыксыну белән күзәтеп барабыз. Алар арасында әлеге вакытта Ямал-Ненец округында гер күтәрү буенча спорт мастеры Фәнүс Равиловны билгеләп китә­сем килә. Шулай ук республика һәм район ярышлары җиңүчеләре агалы-энеле Айнур һәм Рәдис Рәфый­ковларның җиңү нәтиҗә­ләрен күзәтеп барабыз. Спорт белән җитди шө­гыльләнүче сеңлем Флорида белән дә горурланам. Соңгы вакытта авылдашларым Илдар Шириязданов, Линар Зарипов, Фидан Абдрахманов чаңгы ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Авылыбызның спорт тормышында Венера Хәйрул­лина актив катнаша. Ул – иганәче һәм чаңгы ярышларында катнашучы да.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр билгеләнде: менә алар – Виталий Григорьев (Ялан-Чишмә авылы), Венера Хәйруллина (Әбделкәрим авылы), Дамир Бәдриев (Ярмәкәй авылы), Рәсимә Шакирова (Кулбай авылы), Әнәс Фаридонов (Октябрьский шәһәре), Татьяна Ермолаева (Түбән Олыелга авылы).

Өлкәннәр гвардиясе дә артта калмый! Һәр елдагыча, район Ветераннар советы рәисе Нуриәхмәт Маннапов, авы­лыбызның Ветераннар советы рәисе Әмин Бадыйков ярышларның уртасында булдылар. Спорт гаиләләре арасында Ярмәкәйдән Гүзәл һәм Рәсим Сәүбановларны бил­геләп үтәсе килә.

Әлеге спорт бәйрәме авыл халкының бердәмлеген һәм кунакчыллыгын күрсә­түче күркәм чара булып истә калачак.
Читайте нас: