+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2017, 12:05

Уфалылар булдыра!

Болгариянең Пловдив шәһәрендә үсмерләр арасында үткән рапира белән фехтование буенча Европа чемпионатында Русия җыелма командасы алтын медаль яулады. Команда составында Башкортстан дәүләт университетының өченче курс студенты, 20 яшьлек Искәндәр Әхмәтов та бар.

Психология факультетында укып йөрүче егет фехтование белән ун ел элек шөгыльләнә башлаган. Ул - Уфа шәһәренең Олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Тренеры – СССРның һәм РСФСРның атказанган тренеры Рәмил Әюпов. Сәләтле якташыбыз дөньяның яшь рапирачылары рейтингында - иң югары, ә өлкәннәр арасында 20нче урында.
Читайте нас: