+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2017, 18:31

Безнең егетләр җиңелү белми!

Сочида 23 яшькә кадәр спортчылар арасында фехтование буенча Русия беренчелеге үтә.Рапира буенча шәхси турнирда ир-егетләр арасында Башкортстан спортчылары өч медальне дә яулады. “Алтын”ны Аскар Хәмзин алса, “көмеш” — Марат Бакировта, ә “бронза” Искәндәр Әхмәтовта.

Марат белән Аскар Мәскәү өлкәсе егетләре Александр Пивоваров белән Антон Захариковны җиңсә, Искәндәр Санкт-Петербургтан килгән Николай Соколовны "тиште". Ярымфиналда Марат Бакиров мәскәүле Иван Трошинны җиңде, Башкортстан егетләре арасындагы ярышта Аскар алгарак чыкты. Финалда уңыш янә Аскар Хәмзинга елмайды.
Читайте нас: