+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 март 2017, 11:41

Хоккей дөньясы зур югалту кичерде

18 мартта Тулада ветераннар матчында хоккей буенча атказанган тренер, күп тапкырлар СССР чемпионы, киң билгеле спорт комментаторы Сергей Гыймаевның гомере өзелде. Аңа нибары 62 яшь иде.

Сергей Наил улы 1955 елның 1 гыйнварында Брест өлкәсенең Пружаны шәһәрендә туса, хоккей серләренә Башкортстанның “Салават Юлаев” клубында төшенә башланган. Аның әтисе, хәрби очучы Наил Гыймаев – Туймазы районының Кәкребаш авылы егете. Шуңа күрә эчкерсез күңелле, спортта объектив карашлы Сергей Наил улы безнең күңелләргә аеруча якын иде.
Әтисе демобилизацияләнгәч, Сергей Гыймаев озак еллар Уфада яши. Югарыда әйтеп үтүебезчә, “Салават Юлаев” клубына күнекмәләргә йөри. Төрле елларда СКА (Куйбышев), ЦСКА (Мәскәү), СКА (Ленинград) командалары данын яклый.
Остаз буларак та зур казанышларга ирешә. 14 ел дәвамында ЦСКА (Мәскәү) клубының тренеры һәм спорт мәктәбе җитәкчесе була. Русиянең шайбалы хоккей буенча үсмерләр җыелма командасын тәрбияли. Ул әзерләгән спортчылар төрле халыкара ярышларда зур җиңүләргә ирешә.
2000 елдан Сергей Наил улын “Россия-1”, “Россия-2”, “Спорт-1”, “Матч ТВ”, “КХЛ ТВ” телевидение каналларының комментаторы буларак беләбез. Тапшырулар вакытында Уфаны, Башкортстанны, бездәге хоккей үсешен, “Салават Юлаев”ны гел җылы сүзләр белән искә алуын да әйтеп үтми мөмкин түгел. Аның вафатын без дә авыр кичерәбез. Ни генә дисәң дә, хоккей дөньясы зур югалту кичерде.
Читайте нас: