+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 март 2017, 17:29

Уфа егете “патшалар узышы”нда катнаша

Бу атнаның ял көннәрендә Австралиядә “Формула-1” буенча дөнья беренчелеге уза. Анда якташыбыз Даниила Квят та катнаша.


Ул чыгышы белән Уфадан, әтисе Вячеслав Квят - Башкортстан парламентының элекке депутаты, әнисе Зөлфия татар милләтеннән. Даниилга алты яшь тулганчы алар Уфада яши, аннан Мәскәүгә күченеп китәләр. Малай картинг үзәгенә йөри һәм бу спортка гашыйк була.

Соңгы елларда ул Испания командасы өчен ярыша.

“Формула-1” иң дәрәҗәле узышлар булып исәпләнә. Аны “патшалар узышы” дип тә атыйлар. Ярышлар тамаша буларак тәкъдим ителә, билет бәяләре дә бик кыйммәт. Мәсәлән, Сочида 2014 елда узган ярышларда иң арзан билет 11 мең сум иде. Төп трибунадагы урын - 31 мең сум, бүләкләү тантанасы уза торган зонага билетлар 100 мең сум торган.

Алдагы ялларда узачак бәйгедә якташыбызга уңышлар телик!
Читайте нас: