“Локомотив” үз тарихында беренче тапкыр плей-оффта матчлар сериясендә көндәшен бер тапкыр да җиңә алмады. Бүген Көнчыгыш конференциядә дә җиңүче ачыкланырга мөмкин. Казанда “Ак Барс” белән “Металлург” (Магнитогорск) көч сынашачак. Кунаклар уңышка ирешсә, финалга үтәчәк. Магнитка өч уенда да җиңде. Шуңа күрә бүгенге матчның аеруча мавыктыргыч булуы көтелә.