+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2017, 02:00

Диванда ятасыңмы? Чаңгыга басасыңмы?

Стәрлебаш районында исә моның икенчесенә өстенлек бирәләр.Яз кояшы җылы елмаеп, акрынлап карны ашый. Менә-менә кыш артка чигенәчәк. Шулай да, ул китәргә теләми, “Сагынырсыз әле!” дигән сымак, төнге суыкларын өләшә.

Стәрлебашта елның-елында шушы чорда хакимият башлыгы кубогына чаңгы ярышы уза.

Быел табигать көнен дә кызганмады. Чалт аяз, җылы көндә районның төрле авылларыннан, оешмалардан яше-карты элек гөрләп сабантуйлар узган, ә бүген чаңгы базасы урнашкан урынга җыелды.

Менә ярыш башлануга әзерлек бара. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Исламоратов рәислегендә махсус комиссия трассаны тикшерә, команда вәкилләре белән очраша.

Барысы да әзер! Командалар стартка тезелде. Ярыш рухын тою өчен мин дә — чаңгыда.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров спортчыларга уңыш, көчле рух теләде. Менә һаваны сыбызгы тавышы ярды һәм без алга ыргылдык. Мәктәп елларында булган соңгы чаңгы ярышлары искә төште. Әмма күнегүләр җитмәү үзен сиздерә, спортчылар берәм-сәрәм узып китәләр. “Ярар, иң мөһиме катнашу!..” — дип тынычландырам үземне һәм көчлеләргә иярәм.

— Быелгы ярышта 200ләп кеше катнаша. Ярышны карарга килүчеләр дә күп. Гомумән, база беркайчан да буш тормый, — ди район хакимиятенең физкультура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Рөстәм Яруллин. — Ярышып килүчеләр өчен чәй белән ботка әзер, рәхим итегез!

Иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, бүләкләү тантанасы.

3-4нче сыйныфлар арасында беренче урын Стәрлебаш авылының башлангыч мәктәп укучыларына бирелде. 5-7нче һәм 8-11нче сыйныф укучылары арасында район үзәгендәге 2нче урта мәктәп командалары җиңде.

Оешмалардан — металл кою-техника цехы, авыл Советларыннан — Хәлекәй авылы советы беренче булды. Яхшы нәтиҗәгә ирешкән аерым спортчылар да билгеләнде. Җиңүчеләрне хакимият башлыгы тәбрикләде, аларга бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: