+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 апрель 2017, 02:00

Башкортстан егетләре сынатмады

Күптән түгел Октябрьский шәһәрендә 2000-01 елларда туган үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Бәйгедә, якташларыбыздан тыш, Удмуртия, Татарстан республикалары, Түбән Новгород, Ульяновск һәм башка өлкәләрдән 300гә якын спортчы көчен сынады.

Бәйгене ачу тантанасында республи­каның яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов, республи­каның Спорт көрәше федерациясе җитәк­чесе Руслан Кулиев һәм Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та катнаштылар.

Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын 61 спортчы яклады. Аларның һәммәсе югары осталык, ихтыяр көче күрсәтте. Көндәшләр дә дәрәҗәле булганлыктан, сигезе генә призлы урын яулады. Арсанали Тонаев белән Адлан Ампирев җиңү пьедес­талының иң югары баскычына күтәрел­де­ләр. Алар республика данын ил берен­челегендә яклаячак. Руслан Садыйков белән Владислав Пантелеев көмеш медальләр яулады. Филимон Березовский, Владислав Карасев, Андрей Иванов һәм Никита Денисов бронза медальләргә лаек булды.

Призлы урын яулый алмаучылар да төшенкелеккә бирелмәде. Туплаган тәҗрибә аларга киләчәктә тагын да яхшырак чыгыш ясарга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: